2022 елда Русия шенген визаларын иң күп алучы дәүләтләр арасына кергән. Ул икенче урында, ә беренче урында исә Төркия.
Русия Украинага бәреп кергәннән соң русияләр шенген визасын алу теләген белдереп 687 мең гариза язган. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 150 меңгә күбрәк. Бу гаризаларның 90%ы канәгатьләндерелгән, 618 мең данәдә шенген гаризасы бирелгән.
Иң күп шенген визасын Испания биргән. Испания 158 мең кешегә Европаның шенген зонасына керергә рөхсәт иткән. Гаризаларны кире каккан очраклар 4,5 %ны тәшкил иткән.
Русиялеләр шулай ук шенген визаларын Финляндия, Италия, Греция илчелекләре аша алган.
2022 елның сентябрендә Финляндия Русия туристларына үз илләренә керүне тыйды. 2023 елның июлендә Питербурда Финляндиянең консуллыгы да үз эшчәнлеген туктатты.
Шенген визасын бирмәү очраклары иң күбе Польшага туры килә. Латвия, Нидерланд, Литва да русиялеләрнең шенген визасын алу сорауларын күпләп кире каккан. Бу илләр русиялеләргә гомумән виза бирми.
2022 елның сентябрендә Русия Украинага каршы алып барган сугышы аркасында Европа Берлеге русиялеләр өчен җиңел виза режимын туктатты. Шенген визасы өчен түләнергә тиешле бәя 35 евродан 80 еврога кадәр артты. Шулай ук виза алырга теләүчеләр өчен документлар исемлеге дә зурайды, процесс катлауланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум