Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төнлә Кырым һәм Акъярга дистәләгән дрон һөҗүм итте


Кырымда шартлаулар, 2023 елның 25 августы
Кырымда шартлаулар, 2023 елның 25 августы

Моннан тыш Русия саклану министрлыгы Калуга өлкәсе һавасында ракет бәреп төшерүен дә хәбәр итә.

25 августка каршы төндә Русия басып алган Кырым һәм Акъярга дроннар һөҗүм итте. Бу хакта җирле телеграм-каналлар яза. Алар очып узган дроннар тавышы ишетелгән видеолар да чыгара.

Русия саклану министрлыгы төнлә ярымутрау өстендә 42 Украина дроны бәреп төшерелгән дип белдерә. Дроннар һәдәфләренә ирешмәде, диелә оешмада.

Русия басып алган Акъяр губернаторы Михаил Развожаев сүзләренчә, берничә дрон Херсонес борыны районында, диңгез өстендә бәреп төшерелгән.

Моннан тыш Русия саклану министрлыгы төнлә Калуга өлкәсе һавасында Украина ракетын бәреп төшерүен белдерә. Кайбер телеграм-каналлар язуынча, ракет Шайковка хәрби һава аланы районында бәреп төшерелгән. Анда Украинага һөҗүмнәрдә катнашкан 52нче бомбардировка авиация полкы урнашкан диелә.

Әлеге хәбәрләрне бәйсез раслап булмый. Украина рәсмиләре Кырымга һәм Калуга өлкәсенә һөҗүмнәрне танымады һәм әлегә бу хакта фикер белдермәде. Моңарчы Украина һәрвакыт хәрби объектларны легитим һәдәф дип атап килде.

Төнлә бу һөҗүмнәр аркасында Мәскәүнең Внуково, Домодедово, Шереметьево һәм Жуковский һава аланнары ябылган булган. Ярты сәгатьтән соң һава аланнары эшен торгызды.

  • 2014 елның феврале-мартында Русия хәрбиләре Кырым ярымутравына бәреп керде һәм аны басып алды. Соңрак Кырымда Русиягә кушылу турында референдум үткәрелде, аны халыкара җәмәгатьчелек һәм Украина танымады.
  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин күрсәтмәсе белән Русия Украинага каршы сугыш башлады. Украина Русиянең хәрби объектларын сугыш шартларында легитим һәдәф булуын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG