Руслан Баязитов "Экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма оештыру" (РФ ҖК 282.2 ) маддәсе нигезендә шикләнелүче буларак тоткарланган. Тикшерү аны сак астына алуны сорый. Эш инде мәхкәмәгә тапшырылган.
"МЭЛТ" ширкәтенә нигез салучы Баязитовны Русиянең Украинадагы сугышын тәнкыйтьләгәннән соң ике атнага сак астына алынды. Шулай ук 30 мең сум штраф салынды.
Социаль челтәрләрдә Баязитовның урысларны нәфрәт итүен һәм алардан, шул исәптән Украинадагы сугышка ярдәм итүчеләрдән дә, үч алырга әзер булуын белдергән видеосы пәйда булды. Бу видео җәмәгатьчелектә тәнкыйть һәм тискәре фикерләр тудырды.
Баязитов үзе мәхкәмәдә аңлатуынча, аның үз сүзләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү нияте булмаган. Эшкуар сүзләренчә, аның видеога язылган сүзләре шәхси сөйләшүдә әйтелгән һәм аның ризалыгын алмыйча яздырылган, ул бу роликны чыгаруга ризалыгын бирмәгән. Ләкин ул бу видеоны кем төшергәнен һәм интернетка кем чыгарганын аңлата алмаган, дип яза басма.
Бүген, 25 августта, Баязитовның ике атналык арест вакыты чыкты. Тикшерүчеләр аны чыккач ук сорау алуга алып киткән.
- 2021 елның гыйнварында Баязитовны Казанда Алексей Навальный тарафдарлары митингында тоткарладылар һәм штраф салдылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум