Пикникның сабантуй дип аталуы милли бәйрәмгә хас уеннарга бәйле: катнашучылар капчык киеп һәм кашык кабып йөгерде, чүлмәк ватты, таяк һәм аркан тартышты. Күрше Бурса шәһәре татарлары (YAZ SILVER зәркән студиясе) "Казан сөлгесе" фотозонасы оештырды. Балалар һәм зурлар өчен чүлмәкчекләр буяу, беләзекләр бәйләү, фетрдан милли бизәкле түштамгалар ясау остаханәләре эшләде, мәҗлес өчен махсус ясалган милли бизәкле стикерлар сатылды.
Кунаклар арасында татарлар гына түгел, төрек, рус, украин, карачай һәм башка милләт вәкилләре дә бар иде. Мәсәлән, татар байрагы төсләрендәге беләзекләрне бәйләргә IT белгече, рус егете Александр өйрәтте. Шулай ук катнашучыларны Канададан Истанбулга килгән башкорт кунаклары сәламләде.
Оештыручылар әйтүенчә, бу – рәсми чара түгел, һәр катнашучы оештыруга өлеш кертеп уздырган мәҗлес. Мондый җыелышуларның төп максаты – Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләрне үзара таныштыру, дуслык һәм хезмәттәшлек өчен мәйданчык булдыру, нетворкинг оештыру.