Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 16 яшьлек фигуралы шуучы, юниорлар арасында Русия чемпионы Алина Горбачева югалган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул шугалакка күнегүләргә киткән һәм кире кайтмаган диелә. Baza Telegram-каналы язуынча, күнегүләр алдыннан кыз тренеры Софья Федченко белән ачуланышкан һәм чишенү бүлмәсенә чабып киткән, ә Федченко кергәндә бүлмәдә кызның тимераяклары гына калган булган.

Мәскәүдә Русиянең юниорлар арасында фигуралы шуу чемпионы, 16 яшьлек Алина Горбачева хәбәрсез югалган. Бу хакта беренчеләрдән булып Mash Тelegram-каналы хәбәр итте.

Кызның әнисе әйтүенчә, ул кичә 28 августта кич шугалактан чыккан һәм өйгә кайтмаган. Камералардан күренгәнчә, кыз Волоколамски шоссесы янындагы Владимир чиркәвен ягына киткән, яр буендагы паркка кергән һәм юкка чыккан диелә. Аның киемнәрен Покровски яр буенда тапканнар, әмма үзе табылмаган.

Хәзерге вакытта кызны эзләүгә кинологларның да кушылуы хәбәр ителә, ул Мәскәү елгасында батып үлгән булуы бар дип шикләнәләр.

Baza Telegram-каналы язуынча, югалган көнне Алина Горбачева тренировкага барудан баш тарткан булган. Күнегүләр алдыннан кыз тренеры Софья Федченко белән ачуланышкан һәм чишенү бүлмәсенә чабып киткән, ә Федченко кергәндә бүлмәдә кызның тимераяклары гына калган булган диелә.

Башта тренерлары Алинә кызып кына киткәндер, һава алганнан соң аренага яки Федченко өенә (Горбачева тренеры белән яшәгән) кире кайтыр дип уйлаган. Әмма аны бүтән беркем дә күрмәгән, аны йөзләрне танучы камералар базасына да керткәннәр, әмма әлегә Мәскәүдә күренмәгән диелә.

  • Алина Горбачева быел февральдә Пермьдә узган Русия юниор беренчелегендә җиңү яулады.
  • Аның якын арада җитди чыгышлары булмаган, ул сезонга тыныч форматты әзерләнгән диелә.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG