Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Пригожин казага очраган очкычның җитештерүчесенә һәлакәтне тикшерүдә катнашырга рөхсәт итми


Казага очраган Embraer-135 очкычы калдыклары
Казага очраган Embraer-135 очкычы калдыклары

Пригожин белән һәлакәткә юлыккан Embraer очкычы Бразилиядә җитештерелгән. Киләчәктә мондый һәлакәтләр булмасын өчен Бразилиянең һава һәлакәтләрен тикшерү оешмасы һәм Embraer  тикшерү уздырырга тели. Русия исә эчке очышлар вакытында килеп чыккан казага халыкара кагыйдәләр кагылмый, дип җаваплаган.

Русия Бразилиянең һава һәлакәтләрен тикшерү һәм булдырмау оешмасына (CENIPA) Пригожин белән һәлакәткә очраган Embraer бизнес-очкычын халыкара кагыйдәләргә ярашлы итеп тикшермәячәкбез дигән. Бу очкыч Бразилиядә җитештерелгән булган, шуңа күрә киләчәктә мондый һәлакәтләр булмасын өчен CENIPA һәм Embraer җитештерүчесе тикшерү уздырырга теләгән.

Бу хакта CENIPA-га сылтама белән Reuters яза.

Агентлык мәгълүматынча, Русиянең Дәүләтара авиация комитетында (МАК) Сивил авиация халыкара оешмасы кагыйдәләренә сылтанганнар һәм эчке очышлар вакытында килеп чыккан казага халыкара кагыйдәләр кагылмый дип белдергәннәр. Русиянең бу җавабы CENIPA-га кичә, 29 августта килгән.

CENIPA башлыгы Марсело Морено Reuters-ка аңлатуынча, Русия халыкара тикшерү үткәрергә бурычлы түгел, әмма бу киңәш ителә.

Һава һәлакәтләрен тикшерүче белгеч Джозеф Гузетти фикеренчә, Русия тикшерү уздырырга рөхсәт итми икән, димәк Пригожин очкычының һәлакәткә юлыгуы гадел тикшерелер дип көтәсе юк.

23 август кичендә Тверь өлкәсендә Embraer ERJ-135BJ Legacy 650 очкычы килеп төште. Күп тә үтмәде, Росавиация юлчылар арасында Евгений Пригожин булуын хәбәр итте. 27 августта Тикшерү комитеты очкычтагыларның шәхесләрен раслады һәм анда үлгәннәр Росавиация чыгарган исемлеккә туры килә диде.

Кичә 29 августта медиалар Евгений Пригожинны Петербурда “ябык форматта” Порохов зиратында җирләүләре турында язды.

  • 2 ай элек Пригожин җитәкләгән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт отрядлары Мәскәүгә таба кузгалып фетнә оештырган иде. Фетнә вакытында Русия кораллы көчләренең берничә очкычы һәм боралагы бәреп төшерелде.
  • Пригожинга каршы ачылган җинаять эше соңыннан туктатылды, ә "Вагнер"чылар Беларус башлыгы Александр Лукашенка белән килешү нигезендә Беларуска җибәрелде. Пригожин исә Русиядә калды.
  • 21 августта Пригожин төшкән видео чыкты. Әлеге видеода ул "мин хәзер Африкада" диде.
  • Евгений Пригожин — эшкуар, Русия президенты Владимир Путинның күптәнге якын кешесе. Ресторан бизнесын оештыручы буларак танылган (Мәскәү Кремленә хезмәт күрсәтү подрядларын алу аркасында аны "Путинның пешекчесе" дип йөртәләр); соңыннан Пригожин белән Уткин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен — Мәскәү Кремле мәнфәгатьләре өчен Сүрия, Африка, соңыннан Украинада да сугыша торган хәрби берәмлек оештырган. Узган ел "Вагнер"га Русия төрмәләрендә утырган дистәләгән мең тоткын ялланды. Алар Украинадагы сугышта уңышка да иреште, мәсәлән, быел язын Бахмутны яулады. Аларны төрле хәрби җинаятьләр кылуда гаепләделәр. Июньдә "Вагнер"чылар оештырган фетнәнең сәбәбе — Пригожинның Русия саклану министрлыгы белән килеп туган низагы. Пригожин сәяси таләпләр чыгара башлаган иде. Фетнәдән соң ул сәяси темаларга чыгыш ясамады.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Пригожинның үлеме белән бәйле фикер белдерде. “Путин системы Пригожинга нык үпкәле һәм ачулы иде, чөнки ул — системга каршы барган кеше. Без 24 июнь көнне Путинның кыяфәтен күрдек, ул чыннан да ачулы иде. Пригожин фетнәсе Путин системын какшатты. Путин системы — "паханат" дәүләте. Мондый системда мондый үпкәләрне онытмыйлар, аларга җавап бирү кирәк. Фетнә вакытында да мин шуны әйттем: якын арада Пригожин теге яки бу сәбәптән үләчәк”, — диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG