Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дәүләт медиасы сугыш башыннан бирле илгә булган иң көчле дрон һөҗүме турында дәшми калды


Псковка дрон һөҗүме
Псковка дрон һөҗүме

30 августка каршы төндә Русиянең җиде төбәгенә дроннар очып килде.

Бүген, 30 августка каршы төндә Украина кораллы көчләре сугыш башыннан бирле Русиягә иң көчле дрон һөҗүме ясады. Русиянең җиде төбәгенә һөҗүм булды.

Украинаның иң уңышлы һөҗүме Псков һава аланына туры килде. Биредә сивил очкычлардан тыш, 334нче хәрби-транспорт һава полкының Ил-76 очкычлары да урнашкан. Аларның кимендә дүртесе зыян күргән диелде.

Брянскида тикшерү комитеты бинасына зыян килгән, җирле хакимиятләр моны бәреп төшерелгән дрон калдыклары төшү сәбәпле дип аңлата. "Кремний Эл" микроэлектроника заводында янгын турында хәбәр ителә. Төбәк губернаторы сөйләвенчә, телевидение манарасына да һөҗүм булган, ул дроннар бәреп төшерелгән.

Орлов, Мәскәү, Рязань, Калуга өлкәләре һәм аннексияләнгән Акъяр хакимиятләре дә дрон һөҗүме турында җиткерде. Мәскәүнең Внуково һәм Домодедово һава аланнары берничә сәгатькә ябылып торды.

Тик федераль каналлар иртәнге яктагы хәбәрләр чыгарылышларында бу көчле һөҗүмнәрне телгә алмады. Беренче каналда иртәнге тугыздагы 17 минутлык чыгарылышта бу вакыйгаларга урын табылмады. Аның каравы пропагандачылар Украинада һава кисәтүе булуын хәбәр итте. «Россия-1» һәм НТВ да төрле төбәкләрдәге шартлауларны җиткереп тормады. Дрон һөҗүме турында «Россия-24» каналы да дәшмәде.

  • Русия төбәкләре һәм аннексияләнгән Кырым соңгы айларда даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүмнәренә дучар була. Дроннар берничә мәртәбә Мәскәүнең төрле районнарына һәм хәтта Кремльгә кадәр дә барып җитте. Русия бу һөҗүмнәрдә Украинаны гаепли. Киев рәсми фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG