Украина президенты Владимир Зеленский илнең саклану министрын алыштыру турында игълан итте. Алексей Резников урынына Дәүләт милке фонды башлыгы, кырымтатар Рөстәм Умеров киләчәк. Умеровны бу вазифага билгеләүне әле Украина парламенты да расларга тиеш.
“Алексей Резников сугышның 550 көненнән артык үзенең вазифасында тора. Минем карашка, министрлыкка яңа алымнар һәм хәрбиләр белән дә, тулаем алганда җәмгыять белән дә мөнәсәбәтләрнең башка төрле форматлары кирәк”, дип аңлатты Зеленский үзенең карарын.
Моңарчы министрлыкта һәм хәрби комиссарлар системында берничә коррупция белән бәйле низаглар булган иде.
41 яшьлек Умеров Үзбәкстанның Булунгур шәһәрендә, сөргенлектәге кырымтатарлар гаиләсендә туган. Ул берничә инвестиция фондында башкаручы мөдир булды. 2019 елда Югары радага сайланды.
Forbes журналының украин хезмәте ышандыруынча, вазифасыннан киткәннән соң Резников Украинаның Британиядәге илчесе булачак. Басма чыганагы Резниковны бу вазифага билгеләү Зеленский белән килештерелгән, дип белдергән. Бу мәгълүмат рәсми расланмады.
- 2022 елның 7 сентябрендә Украинаның Югары Радасы кырымтатар халкы корылтае делегаты, Мустафа Җәмилевның киңәшчесе Рөстәм Умеровны Украина Дәүләт милке фонды башлыгы итеп билгеләде.
- Умеров яңа вазифасында Украинаны торгызу һәм аңа инвестицияләр җәлеп итүне, Украина икътисадын ныгытуны төп максатлары дип атады. Ул бүген Украинага гаскәре, төзекләндерү эшләре һәм социаль ихтыяҗлары өчен акча кирәк дигән иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум