Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар  


Азат Мифтахов. Архив фотосы
Азат Мифтахов. Архив фотосы

Тикшерү фаразынча, ул аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган.

Сәяси тоткын, математик Азат Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алганнар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган". Бу хакта "Медиазона" яза.

Тикшерү фикеренчә, 21 май көнне яшь галим 17нче төзәтү колониясенең 2нче бинасында булган вакытта "ике тоткын янында аңлы рәвештә террорчылыкны аклаган".

Тикшерү лингвистик экспертизага сылтана. Мифтахов белән бер колониядә утыручы тоткыннар: Гаджимуратов, Тушков һәм Наумов галим турында, җәза мөддәтен үтәгәннән соң ул Русиядән китәргә җыена дип күрсәтмәләр биргән диелә.

Җинаять эше 7 августта ачылган. Хөкемдар Сапожников ни өчен эш ачылгач бер айдан соң диярлек кулга алуларын сораган. Тикшерүче Пономарев моңа җавап итеп Мифтаховның 4 сентябрьдә колониядән иреккә чыгуын, шуңа күрә "аның качарга мөмкин булуын" әйткән.

Яшерелгән шаһит Наумов сүзләренчә, Мифтахов Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Архангелдагы идарәсендә шартлау оештырган анархист Михаил Жлобицкиның гамәлен хуплаган. Мифтахов үзе исә әнисе белән сөйләшкәндә мондый сөйләшүләр булмаган иде дигән.

  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителгән иде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • Кичә, 4 сентябрьдә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар.
  • Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, ди ул.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG