Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды


Беларус паспорты
Беларус паспорты

Документка ярашлы, бу эшләрне бары тик теркәлгән яшәү урыныңдагы эчке эшләр оешмаларында гына башкару мөмкин.

Беларусның даими рәвештә чит илдә яшәүче ватандашлары илчелекләр һәм консуллыклар аша паспортларын алыштыра яки аның вакытын озайта алмаячак. Бу хакта Беларус лидеры Александр Лукашенка фәрманында әйтелә.

Документка ярашлы, бу эшләрне бары тик теркәлгән яшәү урыныңдагы эчке эшләр оешмаларында гына башкару мөмкин.

Биометрик паспортларны тышкы эшләр министрлыгында да алыштыра алачаклар, әмма ул да бары тик Беларуста гына мөмкин.

Инде тапшырылган гаризаларны элекке тәртиптә караячаклары әйтелә.

Еврорадио искәртүенчә, Лукашенканың бу фәрманына ярашлы, чит илләрдәге беларуслар Беларустагы күчемсез милекләрен яки транспорт чараларын сатарга теләсә, аларга илгә кайтырга, моны шәхсән башкарырга туры киләчәк. Яки Беларус нотариуслары аша башка зат исеменә ышаныч кәгазе ясатырга кирәк булачак.

Азатлык радиосының беларус хезмәте Беларусның Латвиядәге консуллыгы белән элемтәгә чыккан. Анда әйтүләренчә, беларусларга документлар тапшырылган һәм әле дә тапшырыла: яңа фәрман турында әлегә берни ишетелмәгән.

Беларусның Литвадагы консуллыгында исә бу фәрманны күрдек, аңлатуларын көтәбез дигәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG