Уфа автотранспорт көллиятендә студентны скотч белән ураган укытучыны эшеннән читләштергәннәр. "Новости Уфы и Республики Башкортостан" Тelegram-каналы укытучы һәм студентлар белән видео чыгарды. Анда әлеге хәлнең дәрес барганда килеп чыгуы әйтелә.
Студентлар хәбәренчә, дәрестә төркемдәш егет дөрес җавап бирмәгән, низаг шул сәбәпле чыккан. Видеода укытучының егет янына килеп, башын һәм авызын кызыл скотч белән уравы күренә.
“Укытучыга эшләргә комачауламаска дигән сүзнең нәрсәсе аңлашылмый”, ди мөгалим видеода.
Әлегә Башкортстанның мәгариф министрлыгы да, көллият җитәкчелеге дә бу хәл уңаеннан рәсми фикер белдермәде.
UFA1.ru язуынча, көллият җитәкчелеге бу хәл турында ишеткән һәм тиешле карар кабул ителә.
“Тикшерү башланды, укытучы бүгеннән дәресләрдән читләшерде”, дигәннәр көллияттә. Мөгалимнең нинди фән укытуын әйтүдән баш тартканнар.
"Новости Уфы и Республики Башкортостан" Тelegram-каналы исә укучысын скотчка чорнаган мөгалимнең исеме Элмира Садыйкова дип искәртә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум