Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатар китап ярминкәсе узды: оештыручылар белән дәүләт телеканалы журналистлары арасында низаг чыкты


Ярминкәгә килгән полиция

“Бинага шартлаткыч куелган” дип, полиция  ярминкә узган “Ешиль Ада” (“Яшел Утрау”)  кырымтатар салоныннан кешеләрне урамга чыгарды.

9 сентябрьдә Акмәчеттә V Кырымтатар китабы ярминкәсе узды. Ул язучы Бекир Чобан-заде тууына 130 ел тулуга багышланды. Аны, кырымтатар эшмәкәрләре ярдәме белән, “QaraDeniz Production” студиясе оештырды.

Чара сәгать 10.00да башланып китте, әмма озак дәвам итә алмады. Төрле чыгышлар, балалар ансамбльләре катнашында барган ярминкә полиция таләбе белән сәгать 13.00 тирәләрендә туктатылды. Полиция, "шартлаткыч куелган" дип, халыкны бинадан урамга чыгарды.

Бинаны тикшерү өч сәгатькә сузылса да, кешеләр таралмады, урамда, якында булган кафеларда көтеп торды. Бернинди куркыныч әйбер табылмаганнан соң, сәгать 16.00да ярминкә дәвам итте. Ләкин халыкта инде бәйрәм кәефе калмаган иде.

Ярминкәгә гаиләләре, балалары белән килгән төрле яшьтәге кырымтатарлар үзара сөйләшкәндә “шартлаткыч куелу” хәбәренә әлләни ышанмауларын, моның махсус провокациягә охшавы турындагы фикерләрен яшермәде.

Халыкны бинадан урамга чыгардылар
Халыкны бинадан урамга чыгардылар

Куәт хезмәткәрләре бинаны тикшергәндә, вазгыятькә бәйле өстәмә мәгълүмат та килеп иреште.

Чараны оештыручыларның - бәйсез “QaraDeniz Production” җитәкчеләре Лиля Буджурова һәм Эльзара Ислямованың ярминкәгә килгән "Крым 24” дәүләт телеканалына чараны төшерергә рөхсәт итмәүләре һәм ике арада низаг чыгуы билгеле булды.

Кире борылып китәргә мәҗбүр булган дәүләт каналы журналистлары “Безгә комачаулауга хакыгыз юк, болай булса чарагызны туктатырбыз” кебек сүзләр ычкындырган.

Оештыручыларның каршы булуына карамастан, телеканал ярминкәдә бер өстәл артында стендта Русия, Кырым, кырымтатар байраклары кечкенә рәсемнәренең кабартылган шарлар белән капланганын төшереп алган. Соңрак алар бу хакта “ни өчен дәүләт байраклары яшерелә?” дип күпертеп язып та чыкты һәм социаль челтәрләрдә оештыручыларны каралтучы постлар чыгарды.

"Кырым 24" каналы паннодагы байраклар рәсемнәре кабартылган шарлар белән капланган дип язып чыкты
"Кырым 24" каналы паннодагы байраклар рәсемнәре кабартылган шарлар белән капланган дип язып чыкты

Чараны оештыручылар белән дәүләт медиасы журналистлары низагыннан соң күп тә вакыт узмый полиция бинага шартлаткыч куелганын белдереп, кешеләрне бинадан чыгарга мәҗбүр итә.

Ярминкәне оештыручылар тар даирәдә “Крым 24” телеканалына чараны төшерергә рөхсәт бирмәүне журналистларның объектив мәгълүмат бирмәве, һәрдаим кимчелекләр табуы белән аңлаткан.
“QaraDeniz Production” ширкәтендә эшләүчеләрнең берсе: “Лиля Буджурова хисләргә бирелеп кирәкмәгәндә кызып киткәндер. Без бит ул килгән журналистларны беләбез, алар барыбер тырнак астыннан кер эзләп табачак, әнә Русия байракларын капланганнар дип язып чыктылар, кабартылган шарлар бит матурлык өчен һәр урында эленгән, ә алар моңа икенче төсмер бирде”, диде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Быел китап ярминкәсе бишенче тапкыр оештырылды. Юбилейга Кырым милләтләр эшләре дәүләт комитеты карамагында булган Исмаил Гаспринский исемендәге медиаүзәк, чараны оештыручылар белән алдан килешеп, чыгарган китапларын беренче тапкыр аерым өстәлдә тәкъдим итте. “Крым 24” нәкъ менә шул үзәкнең китапларын төшерергә килүен белдергән һәм шуларның өстәле артындагы байракларны төшергән. Бу үзәкнең хезмәткәре: “Без байракларны капламадык, урыннарны матурлау өчен оештыручылар җаваплы” дигән.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Шуны да әйтергә кирәк, җирле хакимиятләрнең төрле бәйсез кырымтатар оешмаларына, гайре фикердә булганнарга шикләнеп караулары беркем өчен дә сер түгел. Русия башлаган Украина сугышы шартларында кырымтатарлар һәм аларның бәйсез оешмаларына мондый шикләр аеруча арта бара. “QaraDeniz Production” шундыйларның берсе булса кирәк. Аларның журналистларын рәсми чараларга чакырмау, кертмәү күптән дәвам итә. Бу хакта журналистлар үзләре сөйли.

“Крым 24” телеканалы кырымтатар китап ярминкәсендә чыккан низагны полициягә шикаять иткән. Журналистлар эшләренә комачаулауга зарланган. Бу низагка әле нокта куелмаган.

Кырым аннексияләнгәч, ягъни 2014 елдан соң бәйсез һәм дәүләткә караган оешмалар кырымтатар мәдәни чараларын бер-берсеннән аерым үткәрә башлады. Хакимиятнең Төркиягә, Мәскәүгә "Кырымтатар мәдәнияте көннәре” исемле чараларга дәүләт карамагындагы оешмаларны алып барып оештыруы моңа бер мисал. Хакимиятнең аларны үз максатларында куллануы беркемгә дә сер түгел.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Эльзара Ислямова һәм Лилия Буджурова Кырым аннексиясенә кадәр ATR телеканалында эшләде. Аннексиядән соң, 2015 елның апрель аенда, Русия Роскомнадзоры ATR телеканалын теркәүдән баш тартты. Эфирга чыгу лицензиясе бирелмәгәч, 2015 елның июнь аенда телеканалның бер өлеш журналистлары, Киевка күченеп, тапшыруларны шуннан алып барырга мәҗбүр булды.

Ислямова һәм Буджурова, Кырымда калып, “QaraDeniz Production” студиясен оештырып, эшләрен яңа форматта дәвам итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG