Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан федераль университетында кытай студентларына аерым тулай торак төземәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук Кытайда КФУның әзерлек факультетларын ачарга ниятлиләр.

Казан федераль университетында кытай студентларына аерым тулай торак төзү турында фикер алышалар. Моннан тыш югары уку йорты Кытайда КФУның әзерлек факультетларын ачарга ниятли. Бу хакта университет ректорының тышкы элемтәләр урынбасары Тимерхан Алишев җиткергән. Моңа "Гроза" басмасы игътибар иткән.

“Бүген без Шаньдун медицина университетында һәм Хэцзэ Чит телләр мәктәбендә КФУның әзерлек факультетларын ачу белән бәйле килешүләр төзедек. Бу факультетлар октябрьдән эшли башлар дип өметләнәбез. Казан федераль университетының мондый факультетлары челтәре зур. Мәсәлән, ул Төркиядә, Иранда, Мисырда бар”, дигән урынбасар.

Тимерхан Алишев Казан университетына Кытайдан абитуриентлар җәлеп итү белән бәйле килешүләр дә имзаларга ниятләүләрен әйткән.

“Шул сәбәпле Кытай студентларына аерым тулай торак төзү турында сөйләшүләр алып барабыз. Әлеге зур һәм кызыклы проектта катнашачак кытай инвесторларын табарбыз, дип уйлыйм” дигән ул.

  • Русия белән Кытайның хезмәттәшлеге икътисад һәм сәүдә өлкәләре белән чикләнмичә, мәгариф һәм технологияләр өлкәләрендә дә бара.
  • Мисал өчен, соңгы елларда Татарстанда Кытай студентлары саны арткан, Кытай теле республиканың кайбер мәктәпләрендә укытыла, бу фәннән БДИ тапшырып була. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда дәүләт теле булган татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып булмый, аны статусы түбәнрәк булган Бердәм республика имтиханында гына тапшырып була.
  • Казан университетының Кытай белән киң хезмәттәшлек програмы бар. Моннан тыш университетта кытай телен укыту һәм популярлаштыру белән шөгыльләнгән Конфуций институты булуын да искәртү мөһим.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG