Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъярда көймә төзәтү заводына ракет һөҗүме булган


Михаил Развозжаев Акъярда янгын урынында
Михаил Развозжаев Акъярда янгын урынында

Русия саклану министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, Орджоникидзе исемендәге көймә төзәтү заводына канатлы ун ракет белән һәм Кара диңгез флотындагы көймәләр отрядына пилотсыз өч катер белән һөҗүм иткәннәр.

Русия саклану министрлыгы аннексияләнгән Акъярга украин ракетлары һәм диңгез дроннары һөҗүм итүен җиткерде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Орджоникидзе исемендәге көймә төзәтү заводына канатлы ун ракет белән һәм Кара диңгез флотындагы көймәләр отрядына пилотсыз өч катер белән һөҗүм иткәннәр.

Һава һөҗүменнән саклану көчләре җиде ракетны бәреп төшергән, ә "Василий Быков" патруль көймәсе барлык өч диңгез дронын да юк итте, дип ышандыралар Русия саклану министрлыгында.

Калган өч ракет төзәтүдәге ике көймәне зарарлады, дип белдерә Русия хәрбиләре.

Социаль челтәрләрдә һәм Telegram-каналларда чыккан видеода көймә төзәтү заводы тирәсендә өч шартлау күренә һәм ишетелә.

Крым.Реалии мәгълүматынча, завод урнашкан Килен үзәнендә кимендә җиде шартлау ишетелгән.

Акъярның Русия куйган башлыгы Михаил Развожаев ракет һөҗүме турында хәбәр итте. Аның мәгълүматынча, 24 кеше җәрәхәтләнгән. Һөҗүм нәтиҗәсендә Акъяр диңгез заводының көньяк мәйданчыгы яна башлаган. Янгынга дүртенче дәрәҗә бирелгән.

Украина Акъярга һөҗүме турында мәгълүмат бирмәде. 13 сентябрьгә каршы төндә Русия гаскәре Одессаның Измаил районына һөҗүм итте. Шәһәр хакимияте башлыгы Олег Кипер әйтүенчә, порт һәм сивил инфраструктуралары зарарланган. Алты кеше җәрәхәтләнгән, аларның өчесе авыр хәлдә.

  • Русия Украинаның шәһәрләренә көн саен ракетлар яудыра, бу вазгыятьтә украин пилотсыз очкычлары да Русия объектларына даими һөҗүмнәр ясап тора.
  • Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, сугыш башыннан бирле Русия Украинага 6,5 меңнән артык ракет һәм 3,5 мең дрон-камикадзе очырткан. Аның әйтүенчә, һөҗүмнәрнең күпчелеге сивил объектларга туры килгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG