Казан үзәгендә – Островский урамында төзелеш эшләре алып барганда җир астында борынгы корылмалар табылган. Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова Татарстан Фәннәр академиясенең археология институты белешмәләренә таянып әйтүенчә, алар XVIII–XIX гасырга карый. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Басма мәгълүматынча, бу урында торак комплексы төзелә. Аерым алганда агач корылмалар һәм коелар табылган диелә.
Президент ярдәмчесе басмага әйтүенчә, аларга быел җәй тап булганнар.
Островский урамындагы бу кишәрлек "Казанның XI-XVIII гасырларга караган тарихи үзәгенең мәдәни катламы" федераль әһәмияткә ия мәдәни объект чикләрендә урнашкан дип искәртелә. Шуңа күрә төзелеш башлар алдыннан археологик казу эшләре уздырылган.
Казан үзәгендә мондый табылдыкларга моңарчы да тап булдылар. 2022 елның ноябрендә Мәскәү урамында торак йорт төзелгән чакта да XIX гасыр корылмалары табылды.
- Быел җәй Актаныш районының Чишмәбаш авылы янында безнең эрага кадәр II гасырга караган каберлек табылган иде. Аны 2021 елда М-7 машина юлының бер өлешен төзекләндергәнче үткәрелгән тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәсендә тапканнар.
- 2019 елда Татарстанның Аксубай районында нефть торбаларын үткәргәндә эшчеләр борынгы мөселман каберләрен тапкан иде. Каберләрнең барлыкка килү вакыты – якынча X-XIV гасырлар аралыгы диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум