Башкортстан парламентына сайланган депутатлар исемлеге "ЕР-Башкортостан" басмасының интернеттагы битендә басылып чыкты.
Монсон фирка исемлегендә бишенче урында тора. "Бердәм Русия" партиясе парламенттагы 110 урынның 87сен алган.
Монсон депутат булып сайлаганын ТАСС агентлыгына да раслаган, мандаттан баш тарту нияте турында берни әйтмәгән.
Май аенда ул "Бердәм Русия" праймеризында җиңеп, намзәт булаган иде.
- Монсон 2018 елда Русия ватандашлыгын алды һәм Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәр бүлгесендә "Бердәм Русия" депутаты булды.
- 2020 елда Уфага күченде, анда джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачты.
- 2023 елның май ахырында американ паспортын АКШның Истанбулдагы консуллыгында тапшырганын хәбәр итте.
- Быел июль аенда 2026 елда Русия думасына сайлану ниятен белдерде.
- 52 яшьлек Монсон ММА көрәшләрендә 61 тапкыр җиңгән, 26 тапкыр җиңелгән.
- 2018 елда радиобызның урыс хезмәте "Признаки жизни" проекты кысаларында аның турында фильм төшергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум