Accessibility links

"Алабуга Политех" уку йортына Африка илләреннән студентлар җыюны "гендер тигезлеге" белән аңлаттылар


Татарстанга хезмәткәрләр җәлеп итү турында түгәрәк өстәл узган. Африка һәм Һиндстаннан килгән кызларны "Алабуга Политех" көллиятендә укытсак, 80 процент студенты - егетләр булган уку йортында гендер тигезлеге булачак, егетләр дә беркая китмәячәк дип саныйлар.

"Алабуга Политех" көллиятендә Африка һәм Һиндстаннан килгән кызларны укытырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров әйтте, дип яза "Бизнес Online". Бу хакта ул Татарстанның сәүдә-сәнәгать пулатында узган республикага хезмәткәрләр җәлеп итү турындагы түгәрәк өстәлдә җиткергән.

"Көллияттә бүген гендер составы – 80 проценты егетләр. Билгеле, без моны төзәтергә булдык, нигә әле Африка һәм Һиндстан кызларын укытмаска һәм ассимиляцияләнмәскә ди", дип белдергән Майоров.

Аның фикеренчә, шулай эшләгәндә егетләр шәһәрдә калачак һәм китәргә теләмәячәк. Кадрларга кытлык мәсьәләсен хәл итү өчен башка тәкъдимнәр дә булган. Әйтик, саклану-сәнәгать комплексы оешмаларында эшләүчеләрне торак белән тәэмин итү, инфраструктураны үстерү, уңайлы шартлар тудыру тәкъдим ителгән.

  • Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла.
  • Балалары биредә укыган ата-аналар уку йортындагы шартларга зарлана, аларны "коточкыч" дип атый.
  • Быел апрельдә Татарстанда "Алабуга Политех" көллияте белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады. "Аларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итәләр, авырганда ял бирмиләр, бөтен нәрсә өчен дә диярлек премияләреннән мәхрүм итәләр һәм җәза буларак окоплар казыталар", дип язды 116.ru.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG