Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар блогерларына ышанып Дубайга юлламалар алучылар акчаларын кире кайтара алмый


Дубай
Дубай

Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләр арасында Дубайга арзанга ял итәргә барам дип юлламасыз калган, түләгән акчасын кире кайтара алмаучылар саны көн саен арта. Татар блогерлары кешеләрне алдый дигән шау-шу купты. Белгечләр икътисади кризис вакытында ялган схемалар саны арта дип сөйләде.

"Потерпевшие. Дубай" исемле төркем WhatsApp белән Telegram-да туплана. Уфалар аерым, казаннар аерым төркемнәргә бүленеп мәсьәләне хәл итәргә тырыша. Дубайга ял итәргә барырга дип юлламалар сатып алып та бармыйча калган һәм билетлары өчен акчаны кире кайтара алмаучы татарстаннар якынча 500 кеше. Башкортстаннарның WhatsApp чатында 50ләп кеше бар. Алдап юллама сатучыларның кармагына эләгеп, зыян күрүчеләр арасында Сембер, Мари Иле, Чуашстан, Пермь, Сургут кешеләре дә бар. Акчаларыннан колак кагучылар башлыча татар һәм башкортлар. Барысы да үзләрен ирле-хатынлы, татар телле блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңлегалиевлардан зыян күрүчеләр дип атый. Әмма Дубайга юллама сатучылар алар гына түгел. Барлыгы 5 кеше. Азатлык белән аралашучылар кешеләрне алдауда тагын Ләйсән Ямаева, Лариса Никитина, Гөлназ Хәйруллина да катнаша ди. Илүсә Миңгалиеваның Instagram битендә 190 мең кешедән артык язылучы. Аның ире Раушанда - 60 меңнән артык. Реклам күбрәк аларның аккаунтлары аша бара. Ләйсән Ямаевада - 9 меңнән артык язылучы, Ларисада (ул үзен "Точка роста" проектының менторы дип яза) - 2 мең. Бу эшнең башында исә Гөлназ Хәйруллина тора дип әйтәләр, ул үзенең аккаунтын япкан, фотоларын да бик чыгармый, үзен "сенсей" дип атый.

Илүсә Миңлегалиеваның инстаграм битендә Дубайга ялга чакыру игъланы
Илүсә Миңлегалиеваның инстаграм битендә Дубайга ялга чакыру игъланы

Эш болайрак башкарыла. Блогерлар язын бөтен мөлкәтен сатып Дубайга күченә. Җәй башында укучылырына Дубайга юлламалар сату турында игълан иткәннәр. Теләгән кешеләр юлламалар сатып ала һәм алар яшәгән өйдә туктала ала. Бергә яшиләр, аның өчен аерым бүлмәләр бар дип аңлаталар, бергә ашыйлар. Һава аланыннан каршы алу да, озатып кую да каралган. Яшәүләре Дубайның кыйммәтле йортларында, диңгез якын. Манзара да искиткеч дип мактаганнар. Юлламалар бернинди лицензиясез сатылган (хәзер алар мондый документ бар дип ышандыра - ред.) Чынында танылган блогерлар теләүчеләрне үзләренә кунакка чакырган. Алар белән танышу, бер түбә астында яшәү өчен аерым бәяне генә түлисе. Беренче юлламалар, бер атна ял итү бер кешегә 30 меңнән артык булган. Юл, яшәү, ашау чыгымнары бик арзан булып чыга. Әле Instagram йолдызлары белән танышырга, аралашып күңел ачарга була. Моңа кем кызыкмасын! Кызыгучылар шактый булып чыга.

Уфадан алданучы тарихы

Шундыйларның берсе — Миләүшә Әхтәмова, һөнәре белән дизайнер. Уфада яши, ире белән ике бала тәрбияли. Алар гаилә белән яңа уку елы алдыннан бер атнага Дубайга барырга дип Instagram аша юлламалар сату белән шөгыльләнгән блогерлар рекламына капкан. Миләүшә Азатлыкка сөйләвенчә, ул берьюлы августка да, гыйнвар каникулларына да дүрт кешелек тур алган. Арзан бәягә кызыктым дип аңлата ул моны.

Миләүшә Әхтәмова
Миләүшә Әхтәмова

— Ике тур алдым, берсе август аена, икенчесе - гыйнвар аена. Дүрт кешегә ике тур 230 мең сум чыга. Монда юл бәяләре дә, диңгезгә карап торган виллада яшәү чыгымнары да кергән, —дип сөйли ул. — Бик арзан иде, кызыктым, аннары мин Илүсәне блогер буларак күптән беләм, аны инде берничә ел күзәтәм. Гади авыл кызы, арабыздан беребез дигәндәй. Әнә шул ачыклыгы, самимилеге белән күпләрне әсир итте. Мин аның блогер буларак үсешен күзәттем. Әти-әниләрен, туганнарын күрсәтте, аның тормышы уч төбендә. Барысын да күрсәтеп, сөйләп барды. Ышанычлы кеше иде. Кешеләр дә йөри кунакка, билетлар сатып алалар да блогерларда яшиләр. Чираттагы юлламалар сатуга чыккач, Instagram-га яздым, турлар сатып аласым килә дидем. Ничектер алар кыздырып та торды, фәлән вакытка өлгермәсәгез, бәяләр арта диделәр. Ике сәгать эчендә генә сатыла дип кыздыралар. Сатып алдым. Аларның дуслары, бергә яшәүче блогер Лариса Никитина исеменә Сбербанк аша ике тур өчен дә акчаны күчердем. Көтегез диделәр.

Илүсә Миңлегалиева белән акчаны кайтару турында сөйләшү
Илүсә Миңлегалиева белән акчаны кайтару турында сөйләшү

Без 25 август юлга чыгарга тиеш иде. Көтә башладык. Ирем дә, мин дә яллар алдык. Билетларны китү алдыннан бер көн алдан җибәрәбез диделәр. Чемоданнар җыелды, әмма билетлар юк та юк. Язам — көтәргә кирәк, диләр. Бер көн, ике көн көттек. Безнең "отпуск" көннәре дә бетә, балаларга мәктәпкә дә барысы бит. Безнең тур вакыты узды. Дубайга бара алмыйбыз, бу турның акчасын кире кайтарыгызчы дип яздым. Килештеләр. Әмма банк картасы белән проблем чыкты диделәр башта, аннары гомумән җавап бирми башладылар, акчаны күчерә алмыйбыз, Дубайга килүнең башка вакытын сайлагыз , диделәр. Көн саен яңа сәбәп. Мин үземнең алданганымны аңладым. Акчадан колак кактым. Әле, ачуым да килмәгәе, юлламалар алганда кредит картамны кулландым, ә анда акчаны вакытында кайтармасаң, бурыч арта. Мин ахыр чиктә 400 мең сум югалттым булып чыга. Бурычка алдым булып чыга бу юлламаларны.

Миләүшә Әхтәмова алдау схемасы турында Эчке эшләр министрылыгына җиткергән, җинаять эше ачылуын көтәм ди. Арзан юлламаларга алданып, бернинди килешү төземичә, имзаламыйча эш иткәнен болай дип аңлата.

Чемоданнар җыелды, әмма билетлар юк та юк

— Мин үзем Дубайга беренче баруым түгел, беләм бит инде анда бару арзан була алмаганын, әмма барыбер каптым аларның кармагына. Арзан булуына кызыктым. Югыйсә соңгы елда евро белән доллар да нык үсте, юллама бәяләре дә котырып артты. Безнең барган булды, яшәвебез диңгездән ерак, шәһәр читендә булса да бәяләр күпкә кыйммәтрәк иде. Мин ул акчаларның кире кайтуына инде ышанмыйм. Алданучылар барысы да хәерче кешеләр - кем укытучы, кем тәрбияче, авылда яшәүчеләр күп. "Бюджетник"лар шактый. Арзанга булса да чит илне карап кайтырга дип кызыгучылар инде барыбыз да. Әле җитмәсә танылган татар блогерлары чакыра, аларның күбесе намазлы, яулык бәйләде бит. Берничек тә алар алдамаслар кебек кабул ителде, — дип сөйләде Уфа хатыны.

Казаннан алданучы тарихы

Казаннан Резеда Вәлиева да акчаларыннан колак каккан кеше. Аның сүзләренчә, ул танылган татар җырчыларның Дубайда яшәүче блогерлар Илүсә һәм Рушан Миңлегалиевлар өйләрендә булганын күргәч, арзанга барып ял итү чынбарлыкка туры килә дип ышанган һәм юлламалар сатып алган.

Илүсә Миңлегалиеваның инстаграм битендә Дубайга ялга чакыру игъланы
Илүсә Миңлегалиеваның инстаграм битендә Дубайга ялга чакыру игъланы

— Җырчылар сатып алыгыз дип кыстамадылар, кайда, ничек яшәгәннәрен күрсәттеләр, юлламаларны сатучыларның аккаунтларына сылтама калдырганнар иде. Блогерлар - татарлар, мөселманнар. 5 кеше яши торган виллада кунак итәбез дип сөйләделәр һәм, чыннан да, барып кайтучылар бар иде. Лицензия әле юк, аннары алгач, юлламаларның бәяләре нык артачак дип кыска вакыт эчендә сатып алырга кирәк дип аңлаттылар. Июль азагында 5 кешелек тур сатып алдым. Барысы өчен 150 мең сум түләдем. Бер кешегә 30 мең сум чыга. 9 августта без Дубайга очарга тиеш идек, әмма китә алмадык, 15 августка күчерүне сорадылар. Ярар, дидек. "Яна торган" юлламалар була бит, шулай эшлиләр дип уйладым. Була торган хәл бер караганда, — дип аңлата Резеда. — 14 август кичен тагын "Билетлар ни хәлдә?" дип кызыксындым. Иртәгә очасы бит. "Көтегез, иртәгә" диләр. Иртәгәсе дә килеп җитте, билетлар юк, тагын шул ук хәл кабатланды, көтәргә куштылар һәм бу арытабан көн саен дәвам итте. Аннары акчаны кайтарыгыз, чөнки инде ялларыбыз да бетте, беркая да бара алмыйбыз, дип аңлаттык. 1 сентябрь кайтарырбыз диделәр. Әмма ул да, аңлагансыздыр, булмады. 150 мең сумны үз кесәләренә салып куйдылар да вәссәләм.

Резеда да бернинди дә килешү төземәгән, бернинди документ имзаламаган. Үз теләге белән чит кешенең "Сбербанк" хисабына акча салган. Мондый тарихлар йөздән артык. Барысы да шул кешеләрнең капканына капкан. Резеда әйтүенчә, Дубайдагы блогерлар кешеләрне алдап салган гомум матди зыян 15 млн сумнан арткан. Резеда моны пирамида схемасына охшаган алдау дип әйтә.

150 мең сумны үз кесәләренә салып куйдылар да вәссаләм

— Башта танылган татар җырчылары, блогерлар аларга ял итәргә барды, алар үз чиратында реклам таратты. Кешеләр, әһә, менә чын бит дип билетлар сатып ала башлады. Баштагылар Дубайга оча алды, арытабан аларга кызыгып юлламалар сатып алучылар ни Дубайга очмады, ни акчасын кире кайтармады. Минемчә, акчалары булса, бу кешеләр билетлар сатып ала да шул ук көнне бара алган кешеләр җибәрелә. Әмма кем генә бөтен эшен, хуҗалыгын ташлап чыгып китә алсын?! Күбесе бит эшли, турны алдан хәстәрлисе. Алар тавыш күтәргәннәрне блок итә. Минем исемне телгә алып, әшәке сүзләр кулланып, сабырсызлыкта гаепләп, акчаны бер сумлап кире кайтарачакбыз дип мыскыл иттеләр, — диде ул.

Кемдер җинаять эше ачу турында Татарстан прокуратурасына да, Тикшерү комитетына да мөрәҗәгать иткән. Мондый мөрәҗәгатьләр аерым да язылган, төркем булып та мөрәҗәгатьләр тапшырылган, ди Азатлык әңгәмәдәшләре.

Азатлык юллама сатучыларга мөрәҗәгать итеп карады, әмма алардан җавап булмады. Аккаунтларына караганда юлламалар сату эше туктамаган, дәвам итә.

Турагент: "Дубайга бару берничек тә арзан була алмый"

Озак еллар турагент булып эшләүче Влада Саетова мондый алдау схемасына ышанучылар барлыгына аптырый.

— Дубай юнәлеше иң кыйммәтле булып саналды, элек тә, әле дә шулай, all-inclusive тагы да кыйммәтрәк. Юллама берничек тә 30 мең сум була алмый. Җырчылар, башка блогерларны алар бушлай яшәткән дип уйлыйм, башта чыгымлы эшләгәннәр, әмма "сарафан радиосы" эшкә җигелә. Менә кешеләр шуңа алданган дип уйлыйм. Хәзер Казаннан чартерлар да очмый. Fly Dubai авиакомпаниясе Дубайга, ә Air Arabia Шарҗага гына оча. Туроператорлар ул рейсларга билетларны сатып ала да аннары аларга сата. Ярымчартер булып чыга.

Турагентларга чекны бирү мәҗбүри

Кайчак анда "яна торган" билетлар була һәм буш урыннар барлыкка килә. Шуларны саталар. Кайберләре бер якка гына була. Йә бару, йә кайту юлы гына була. Аларның бәяләре 10 мең сум да була ала, әмма мондый очраклар бик сирәк. Менә шушы блогерлар шундый билетларны сатып алабыз дип уйлап эш иткәндер, — дип аңлата ул. — Акча күчерү болай эшләнми. Шәхси банк карталарына күчерергә сорыйлар икән, сагаерга кирәк. Ширкәтнең үз хисабы бар. Чек булырга тиеш. Бөтен агентлыклар шулай эшли. Турагентларга чекны бирү мәҗбүри. Маршрут квитанцияләре дә булырга тиеш. Бу очракта үтеп барган кешегә акча биргән кебек килеп чыга. Кешеләр акчаларын ничек кире кайтарырлар — белмим. Үз теләкләре белән биргән булып чыга.

"Икътисади кризиста алдаучылар активлаша"

Икътисадчы Таһир Дәүләтшин алдаучылар һәм алданучылар һәрвакыт булган, әмма икътисади кризис вакытында алдау, җиңел акча эшләү теләге арта.

Арзанлы юллама алып матур әкияткә эләгермен, онытылырмын дип ышана

— Исегездә булса, "мошенник"лар, "пирамида"лар 1990нчы елларда бик күп иде. Халык ач, акча түләнми, кешеләр очны очка ялгый, гел караңгылык. Кешеләргә матур әкият сатучылар, җиңел акчага ия булу юллары күрсәтүчеләр пәйда булганын күзәттек. Күпме кеше болай да булмаган акчасыннан колак какты. Әмма сабак укытылса да, тәҗрибә тупласак та, алдаучылар да, алданучылар да бүген дә юкка чыкмады. Алдауның ысуллары гына яңара, — дип аңлата белгеч. — Икътисад хәлләре авырлашкан саен хәрәмләшү дә арта. Бу бер-берсенә нык бәйле күренешләр. Кешеләр "арзан" сүзенә каба. Бүген кешеләрнең керемнере юк диярлек, ә бәяләр арта, доллар, евро үсә. Аннары психологик як та бар, тирә-якта гел тискәре хәбәрләр. Өметсезлек, чарасызлык. Кешегә бу да бәрә. Очны очка бәйләп яшәүчеләр арзанлы юллама алып матур әкияткә эләгермен, онытылырмын дип ышана. Әмма арзан икән бәя, ни өчен арзан ул дип уйларга кирәк. Саран кеше ике тапкыр түли, диләр бит.

***
Татар блогерларыннан Дубайга юлламалар сатып алып, анда ял итеп кайтучылар юк түгел, бар алар. Әмма алар арасында да кире кайту вакыты кичектерелеп, берничә көн билетлар барлыкка килүне көтүчеләр дә бар, өстәмә багаж түләргә туры килде дип сөйләүчеләр дә булды, Казанга туры түгел, ә урау юллар белән кайтырга мәҗбүр буганнары да булган. Аерым кешеләргә трансфер машинасына урын табылмаганга күрә аны багажникка утырту очраклары да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG