Быел гыйнвар-июль аенда Башкортстанда 12,5 мең пар өйләнешкән, 9,6 мең гаилә аерылышкан. Татарстанда 12,7 мең пар никахын теркәгән, 8,4 мең пар аерылган. Бу хакта Росстат белешмәләренә сылтама белән РБК җиткерә.
Идел буе төбәгендә бу күрсәткечләре белән кавышучылар саны ягыннан Татарстан – беренче, Башкортстан – икенче, Түбән Новгород өченче урында (10,4 мең пар өйләнешкән).
Ә аерылышучыларга килгәндә, Башкортстан – беренчедә, икенче урында Татарстан, өченчедә – Самар өлкәсе (7,7 мең пар аерылган).
Җиде ай эчендә Идел буе төбәгендә Татарстаннан (1,1 процентка кимегән) һәм Ульян өлкәсенән (0,6 процентка азайган) кала, башка барлык төбәкләрдә дә өйләнешүчеләр арткан диелә.
Ә аерылышучылар биш төбәктә әзәйгән: Мордовиядә, Чуашстанда, Оренбур, Пенза һәм Ульян өлкәләрендә.
Тулаем алганда гыйнвар июль айларында Русиядә 491,7 мең пар өйләнешкән, 390,8 меңе аерылган. Өйләнешүчеләр 0,1 процентка кимегән, аерылышучылар 3,8 процентка арткан диелә.
- Февраль аенда Русиядә аерылучылар саны соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
- Бу җәйдә Башкортстанда өйләнешеп 50 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум бирергә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур. Канунны кабул итсәләр, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум