Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗанда хәбәрсез югалган галим Рахилә Даутның гомерлек төрмәгә хөкем ителүе ачыкланган


Рахилә Даут, архив фотосы
Рахилә Даут, архив фотосы

Рахилә Даут 2017 елның декабрендә тоткарланган иде. Гомерлек төрмә карары 2018 елда чыккан.

2017 елда Кытайның Синҗан-Уйгыр автономияле районындагы Өремче шәһәрендә югалган галим Рахилә Даутның төрмәдә булуы ачыкланган – 2018 елда аны "таркатучылык эшчәнлеге" өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәләр. Бу хакта, Кытай хөкүмәтендәге чыганагына сылтанып, "Дуй Хуа" хокук яклау фонды хәбәр итә. Галимә шулай ук гомерлеккә сәяси хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Рахилә Даут – уйгыр фольклоры белгече. 2007 елда ул Синҗан университеты каршында аз санлы милләтләрне өйрәнү үзәгенә нигез сала һәм Синҗан-Уйгыр бүлгесендә тикшеренүләр уздыра, уйгырларның матди булмаган мәдәни мирасы һәм җирләү мәдәнияте турында күп кенә мәкаләләр бастыра. 57 яшьлек Даут Кытайның Коммунистлар фиркасе әгъзасы булып тора, Кытай Мәдәният министрлыгыннан бүләкләргә һәм грантларга ия.

2017 елның декабрендә тоткарланган вакытта профессор Рахилә Даут Синҗан университетының Һуманитар көллиятендә укыткан булган.

Кытайда аклау карарларының проценты бик түбән. "Дуй Хуа" хокук яклау үзәге соңгы елларда охшаш маддәгә бәйле эшләргә кагылышлы аклау карарлары турында бернинди мисал да китерә алмый. Мондый мәхкәмә процесслары яшерен рәвештә үткәрелә.

Белешмә: Синҗандагы уйгырлар хәле

  • Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
  • Төбәктәге халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%). Кайбер исәпләүләргә караганда, анда биш меңләп татар да яши.
  • Уйгырлар — Синҗанда яшәүче иң зур төрки халык (11,3 млн), аларның күбесе мөселман. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында (8,3 млн).
  • 2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды. Меңнәрчә мәчет җимерелде, йөзләгән мең бала ата-аналарыннан аерылып интернат-мәктәпләргә җибәрелде.
  • Меңнәрчә уйгыр галиме, сәнгать әһеле юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, төбәктәне мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә үзгәртелә.
  • Кытай хакимиятләре Синҗанны видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабын куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.
  • Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, мәҗбүри стерильләштерү, уйгыр балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштыру һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар куллану аркасында күпчелек уйгырның тормышы бозылды.
  • Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен төзелгән "тәрбия лагерьларын" укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG