Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан олимпиадада җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга грантларны киметте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер аларга бер тапкыр 86 мең сум биреләчәк. Моңарчы моннан ике ел элек кабул ителгән нигезләмәгә ярашлы, укытучыларга грантны ел дәвамында түлиләр иде, 120 мең сумнан 480 мең сумга кадәр бирелә иде.

Татарстан хөкүмәте "Русиякүләм олимпиаданың йомгаклау өлешендә призлы урын алган һәм җиңгән мәктәп укучыларын әзерләгән укытучыларга ярдәм грантын киметеп 86 мең сумга калдырган.

Республика премьер-министры Алексей Песошин грант турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында карар имзалаган, аңа ярашлы, хәзер укытучыларга бу акча бер тапкырда түләнеп бетәчәк.

Моңарчы моннан ике ел элек кабул ителгән нигезләмәгә ярашлы, укытучыларга грантны ел дәвамында түлиләр иде, бу түләүләр укучыларының русиякүләм олимпиададагы казанышларына бәйле рәвештә аена 10-40 мең сум иде. Шул рәвешле бер елда укытучы 120 мең сумнан 480 мең сумга кадәр өстәмә акча ала алды.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләрнең тискәре йогынтысы Татарстанда көчәя бара. Нефть эмбаргосы кертелгәннән соң, республика бюджетына нефть ширкәтләреннән күчерелгән керемнәр кимегән. Шулай ук халыкның керемнәре дә азайганы күренә. Алга таба Татарстанның нефтьтән табышы кимер дип көтелә. Бу Мәскәүнең сугыш сәбәпле саеккан бюджетын тулыландыруы белән бәйле. Моңа кадәр төбәкләрдә калган керемнәрнең бер өлеше федераль бюджетка китеп барачак.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов акчаларны кысып тотарга һәм беренчел социаль бурычларны башкару өчен "чыгымнарны оптимальләштерергә" чакырды.
  • Хәзер беренче урында федераль бюджет булачак. Шуңа да безнең зур суммалар читкә китеп барачак. Моны анализларга һәм республика икътисадына ничек йогынты ясаячагын аңларга кирәк. Шуннан соң тотрыклылыкны саклау өчен аерым чаралар күрелергә тиеш", диде ул.
  • Күптән түгел Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. "Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана", диде ул.
  • Татарстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми. Әмма былтыр Татарстанда укытучылар арасында мобилизациягә эләгүчеләр дә, сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китүчеләр дә булды. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG