Татарстан хакимиятләре төзелеш мәйданын киметү бәрабәренә яңа мәктәпләр төзүгә чыгымнарны киметмәкче була. Бу хакта Казан халыкара юридик форумында республиканың төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшев әйтте, дип яза "Бизнес Online".
"Мәйданын киметсәк, инженерия җиһазларына һәм технологик җиһазларга чыгымнарны киметәбез. Моны киләсе елдан ук эшли башларбыз, мөгаен", дигән ул.
Хәзерге вакытта 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа мәктәпнең мәйданы 28 мең дүрткел метр. Кудряшев Чаллы мәктәбен мисалга китерә: анда 1985 елда 1,5 мең укучыга дип төзелгән, бассейны да булган мәктәпнең мәйданы 18,5 мең дүрткел метр.
Быел Татарстанда 11 яңа мәктәп тапшырылды, алар 17 миллиард сумга төшкән. Мәсәлән 1,2 мең укучыны сыйдырышлы бер мәктәп 2,4 миллиард сум, ә 1,5 мең кешелеге 2,7 миллиард сум тора.
"Бу төбәк бюджетына авырлык китерә", дигән Кудряшев.
- Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләрнең тискәре йогынтысы Татарстанда көчәя бара. Нефть эмбаргосы кертелгәннән соң, республика бюджетына нефть ширкәтләреннән күчерелгән керемнәр кимегән. Шулай ук халыкның керемнәре дә азайганы күренә. Алга таба Татарстанның нефтьтән табышы кимер дип көтелә. Бу Мәскәүнең сугыш сәбәпле саеккан бюджетын тулыландыруы белән бәйле. Моңа кадәр төбәкләрдә калган керемнәрнең бер өлеше федераль бюджетка китеп барачак.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов акчаларны кысып тотарга һәм беренчел социаль бурычларны башкару өчен "чыгымнарны оптимальләштерергә" чакырды.
- Хәзер беренче урында федераль бюджет булачак. Шуңа да безнең зур суммалар читкә китеп барачак. Моны анализларга һәм республика икътисадына ничек йогынты ясаячагын аңларга кирәк. Шуннан соң тотрыклылыкны саклау өчен аерым чаралар күрелергә тиеш", диде ул.
- Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
- Узган уку елында Казанның 2,5 мең укучысы өеннән еракта урнашкан мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр булган. Мәктәптә балаларга урын җитмәү аеруча Казанның "Солнечный город", "Салават күпере" торак комплексларында, шәһәр янындагы Вишневка һәм Привольный бистәләрендә күзәтелә. Рәүис Гәрәев урамындагы 182нче лицей да каралганыннан ике тапкыр күбрәк баланы укыта.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум