Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә түрәләр өчен күнегүләр узачак: анда илнең атом сугышында җимерелүе тасвирлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Киләсе атнаның сишәмбесендә узачак күнегүләрнең сценариендә тасвирланганча, ил җирләрендә "радиация чыганаклары" барлыкка килгән, ә кайбер төбәкләрдә яшәешне тәэмин итүче бөтен инфраструктура һәм торак йортларның 70 процентка кадәре җимерелеп беткән. Шулай ук гомуми мобилизация игълан ителгән.

3 октябрь, сишәмбе көнне бөтен Русия буйлап сивил саклану күнегүләре узачак. Анда атом сугышы шартларында ниләр эшләячәкләрен тикшермәкчеләр. Сценарийда тасвирланганча, ил җирләрендә "радиация чыганаклары" барлыкка килгән, ә кайбер төбәкләрдә яшәешне тәэмин итүче бөтен инфраструктура һәм торак йортларның 70 процентка кадәре җимерелеп беткән. Гомуми мобилизация игълан ителгән. Әлеге сценарийдан өзекләрне аноним чыганакларына сылтама белән Baza һәм "Тайга" чыгарды. Әлеге документ Роспотребнадзор эчендә таратылган диелә.

Бу күнегүләрдә аерым алганда сивил саклану җитәкчеләре, Русия төбәкләренең дәүләт хакимияте һәм идарә оешмалары, җирле үзидарә оешмалары хезмәткәрләре, дәүләт корпорацияләре һәм оешмалары эшчеләре катнашырга тиеш диелә документта. Рәсми план чыкмады.

"Baza һәм " Тайга" чыгарган документта әйтелгәнчә, бу күнегүләрне "кораллы низагларның, шул исәптән атом илләре катнашында урындагы һәм төбәк сугышларына әйләнүе" куркынычын исәпкә алып үткәрәләр.

Документны кайсы оешма төзүе әйтелми. Сценарий "ил җитәкчелеге" кушуы белән әзерләнгән диелә.

Роспотребнадзорда ТАСС һәм "Новые Известия"га күнегүләр узасын раслаганнар, әмма сценарийга фикер белдермәгәннәр.

Роспотребнадзор бу күнегүләрдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системының бер өлеше буларак катнаша. Федераль дәрәҗәдә бу систем белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарә итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG