Accessibility links

Кайнар хәбәр

Подольскида халык җыены узганнан соң анда катнашучыларга Whatsapp-тан янаулар килә башлаган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

"Подольски кешеләрен борчудан туктагыз. Бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару карарын хакимиятләр хуплады, без аны җирле халыкның җыены аркасында яңадан карарга җыенмыйбыз. Сәяси экстремизмнан тыелырга, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында уйларга киңәш итәбез", диелә янауда.

Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында халык җыены узганнан соң, анда катнашкан активистларга Whatsapp-тан янаулар килә башлаган. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.
Экоактивист Рәмис Теляпкулов янаулар булуын ВКонтактедагы сәхифәсендә язып чыккан. Ул үзенә һәм башкаларга килгән хәбәрләрнең скриншотларын видеода күрсәтә.
"Миңа янауларын яратмыйм. Бу видеоны "Башмедь" вәкилләренең дә, хакимият вәкилләренең дә күрүен телим. Хәйбулла районы Подольски авылында яшәүчеләрне ишетсеннәр иде һәм алар файдасына карар кабул ителсен иде дип ихлас телим. Ә тиешле оешмаларга янауларга игътибар итәргә, җинаять һәм административ хокук бозулар булу-булмавын тикшерергә кирәк", дигән ул.
Җыенда катнашучыларга килгән янауларның кайберләре кабатлана: "Подольскида кешеләрне борчудан туктагыз. Бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару карарын хакимиятләр хуплады һәм без аны җирле халыкның җыены аркасында яңадан карарга җыенмыйбыз. Сәяси экстремизмнан тыелырга, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында уйларга киңәш итәбез", диелә авыл халкына юлланган хәбәрләрдә.
"Аспекты"га мондый хәлнең булуын экоактивист Ирина Курели да раслаган. Ул да үзенә шундый хәбәрләр җибәрүләрен, бу хакта гариза язу өчен полициягә барырга җыенуын әйткән.
"Башкортстан патриотлары" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәгыйт Исмәгыйлев әйтүенчә, бу янауларны Подольскида үткән җыенда катнашкан, шул исәптән анда чыгыш ясаган кешеләргә җибәрәләр.

Янауларны алучылар әйтүенчә, бу хәбәрләр бер үк номердан килгән, әлеге номер Петербурда теркәлгән. Соңрак хәбәрләрнең бер өлешен җибәрүчесе сөртеп куйган, әмма активистлар скриншотларны саклап калган диелә.
  • 30 сентябрьдә Башкортстанның Хәйбулла районының Подольски авылында халык җыены узды. Аларның авылларында җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар, монда яшәүчеләрне башка урынга күчермәкчеләр. Халык җыенында җирле халык шушы мәсьәлә турында сөйләште. Җыенга якынча 300 кеше килде.
  • Активистлар анда республика башлыгы Радий Хәбировны да чакырган иде, әмма ул килмәде.
  • Бакыр чыгарырга җыенган "Башмедь" оешмасы халыкка күченү өчен компанесация түләдек дип әйтте, әмма кешеләр ул акча яңа йортлар сатып алырга җитми дип әйтте һәм яңа торак алыр өчен кредитка батарга туры килүе турында сөйләде.
  • Хәйбулла районының Подольски авылы белән бәйле низаг быел җәй куера башлады.
  • 1 июльдә Подольски халкы җыен уздырды, ул рөхсәтсез булса да, анда 40лап кеше җыелды. Алар җир казылмаларын җитештерү турында ачык сөйләшү юк дип зарланды. Җыен уздырырга рөхсәт бирмәделәр, административ һәм җинаять җаваплылыгы белән янадылар.
  • Августта Подольски авылында яшәүчеләр "Роснедр" башлыгы Евгений Петровка двидеомөрәҗәгать яздырган иде. Алар үзләре яшәгән авыл янында мәгъдән чыгаруны туктатуны таләп итте, башта халык башка урынга күчерелергә тиеш диде. "Төньяк шахтадан мәгъдән таба башлау 2025 елга тәгаенләнгән, ә безнең бер генә йортка да нигез ташы салынмады", - диде алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG