Мәскәүдә русияләрне Израилдән эвакуацияләүгә ихтыяҗ бар дип санамыйлар, бу хакта Русиянең Израилдәге илчесе Анатолий Викторов әйтте.
Ул түләүле очышлар барлыгын да искәртә. Шул ук вакытта башка илләр үз ватандашларын Израилдән хәрби очкычлар ярдәмендә алып чыгуны оештырды. Бу хакта "Агентство" басмасы яза.
Русия илчелегенә берничә йөз кеше мөрәҗәгать итте һәм әгәр эвакуацияләү "оештырыла калса, аларны алып чыгу мөмкинлеген карауны сорады", дип сөйләгән илче "Беренче канал" эфирында.
"Әйдәгез, турысын әйтик. Кичә без таблога карадык... Тышкы эшләр министрлыгы сайтында Русиянең ике һава ширкәте - Red Wings һәм "Азимут" Тель-Авивтан Сочига, Минераль Суларга даими очышларын дәвам итә дип язылган. Алар кайбер чикләүләр белән даими тәртиптә эшләүләрен дәвам итә диярлек. Таблода тугыз һава ширкәте", дигән илче.
Аның әйтүенчә Русия хакимиятләре кешеләрне алып чыгу ихтыяҗы бар дип санамый. Әгәр андый ихтыяҗ булса, Мәскәү очышлар оештырачак, дигән дипломат.
Шул ук вакытта башка илләр Израилдән үз ватандашларын эвакуацияли башлады.
Аерым алганда, Польша өч хәрби очкыч белән 250дән артык кешене алып чыкты. Албания 40 кешене, Маҗарстан 325 кешене (шул исәптән башка ил ватандашларын), Италия ике очкычта 200ләп кешене чыгарды.
Сербия дә үз ватандашларын эвакуацияләде. Румыния ике көн эчендә 1400ләп, Болгарстан 179 ватандашын алып чыкты.
Русия һава ширкәтләре Израилдән Русиягә очуын дәвам итә. Aviasales-тан күренгәнчә, Тель-Авивтан Мәскәүгә 11 октябрьдә туры очыш 123 мең сумнан башлана, ә күчеп утырышлы очыш - бер юлчыга 52 мең сумнан. Сочига һәм Минераль Суларга туры очышларга билетлар сатуда юк, дип искәртә басма.
- 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
- Азатлык ХӘМӘСтән иң зур зыян күргән Сдерот шәһәрендә яшәүче башкорт вәкиле белән сөйләште. "Шәһәрдә хәл катлаулы. Ике яктан да атышлар дәвам итә. Бик күп кеше үлде", дип сөйләде ул.
- Израил-Фәләстин арасындагы сугыш дәвам итә. Шимбә Фәләстин белән Израил арасында башланган каршылык аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 700 кешедән артты, Израильдә - 900 кешедән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум