Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары альтернатив хезмәтне саклану-сәнәгать комплексы оешмаларында үтәргә тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Депутатлар бу эшчеләргә кытлыкны хәл итәргә булышачак дип саный.

Татарстан Дәүләт шурасы "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы" федераль канунның 24нче маддәсенә һәм "Альтернатив сивил хезмәт турындагы" федераль канунның 4нче маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Документ республика парламенты сайтында чыкты.

Татарстан депутатлары фикеренчә, ирләргә саклану-сәнәгать комплексы оешмаларында альтернатив хәрби хезмәт үтәргә рөхсәт бирү кирәк. Шулай ук уку йортларын бетереп саклану-сәнәгать комплексы оешмасына эшкә кергәннәрнең хәрби хезмәткә алынуын кичектерү хокукы булырга тиеш ди алар.

"Дәүләттән килгән хәрби заказларының күләме арткан оешмалар бүген үзләренә яшь белгечләр алырга, аларны ихтыяҗ булган һөнәрләргә укытырга әзер, әмма мондый белгечлекләрне яшьләр затлы түгел дип саный һәм кирәкле санда эшчеләр җыю бик авыр. Бу кадрлар мәсьәләсен хәрби хезмәткә чакырылучыларны саклану-сәнәгать комплексларына альтернатив сивил хезмәт үтәргә җибәреп хәл итеп булыр иде", диелә канун өлгесенә аңлатма язуында.

  • Хәзерге вакытта альтернатив хезмәтне башкарма хакимият оешмаларына буйсынучы оешмаларда, Русия кораллы көчләре оешмаларында, башка төрле гаскәрләрнең, хәрби төркемнәрнең оешмаларында сивил хезмәткәр буларак үтәргә мөмкин. Бу исемлектә хәрби-сәнәгать комплексы оешмалары юк.
  • Документны Думага карауга җибәрергә ниятлиләр. Элегрәк аны Русия канун чыгаручылар шурасы карады. Ул әлеге канун өлгесенең беренче версиясен эшләп бетерергә киңәш иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG