Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Русия куәт оешмалары вәкилләре 20 яшьлек кырымтатар Лутфие Велиеваны тоткарлаган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аңарчы кызның өендә ике тапкыр тентү уздырганнар. "Янәсе Велиева "Вконтакте"да Русия кораллы көчләрен "кимсеткән".  Әлегә миндә административ яки җинаять эше ачылуы турында мәгълүмат юк, әмма Кырымда хатын-кызларны эзәрлекләүнең артуы борчу тудыра", дип белдергән адвокат Эдем Семедляев.

Русия куәт оешмалары вәкилләре Акмәчетнең Терек Эли (Трехпрудное) авылында яшәүче 20 яшьлек Лутфие Велиеваны тоткарлаган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе җиткерә.

Адвокат Эдем Семедляев әйтүенчә, кызның гаиләсен иртән автоматлар тоткан ОМОН хезмәткәрләре уяткан, алар кыз яшәгән өйгә өч микроавтобустата килгән. Тентү барышында кызның телефонын эзләгәннәр, тик тапмаганнар. Башка әйберсен алмаганнар диелә.

"Мин Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) бинасына килергә җитештем, нәкъ шул чакта алар да килеп туктады. Әтисе һәм кызның үзе белән ун секунд тирәсе генә сөйләшә алдым. ФСБ хезмәткәре мине бинага кертмәде, әлегә адвокат кирәк түгел диде. Каршы чыктым, алар юридик ярдәм кирәк дип саный, дидем. "Югарырак торган оешмаларга мөрәҗәгать итегез, шикаять языгыз. Ни эшлисегез килә - эшләгез, тик мин сезне кертмим, диде", дип сөйли Семедляев.

Адвокат әйтүенчә, Лутфие Велиеваның өен моңарчы да - 10 октябрь көнне тентегән булганнар, тик ул вакытта Русиянең экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре килгән.

Соңрак билгеле булганча, Велиеваны җибәргәннәр. ФСБ бинасыннан ул әтисе белән чыккан.

"Янәсе Велиева "Вконтакте" социаль челтәрендә Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләгән". Әлегә административ яки җинаять эше ачылуы турында мәгълүмат миндә юк, әмма Кырымда хатын-кызларны эзәрлекләүнең артуы борчу тудыра", дип белдергән адвокат.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариев 2023 елның ярты елында Кырымда барлыгы 37 тентү узуын белдергән иде. Аларның 29ы кырымтатарлар йортларында булган.
  • Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында ачылган административ эшләр саны ягыннан ил төбәкләре арасында аннексияләнгән Кырым өченче урында тора. Сугыш башыннан бирле Кырымда кимендә 377 кешене гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп штраф салганнар. Шул ук вакытта мәхкәмә документларыннан күренгәнчә, дистәләгән эш кешеләрнең танышлары өстеннән язган әләкләре нигезендә ачылган булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG