Кайнар хәбәр

Медиа: АКШ хакимияте Русия банкы акчасын конфискацияләү юлларын эзли

Кремль бәяләмәсенә күрә, былтыр Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң,  Көнбатыш илләрендәге төрле банк хисапларында 300 миллиард доллар тирәсе акча туңдырылган.

АКШ хакимияте Русия банкының (Банк России) Көнбатышта туңдырылган мөлкәтен Украинага ярдәм күрсәтү өчен куллану мөмкинлеген карый башлаган. Бу хакта хакимияттәге өч аноним чыганагына сылтама белән The Washington Post газеты җиткерә.

Соңгы вакытта АКШ хакимияте һәм Европа берлегенең Киевны хуплаучы илләре Украинага ярдәм биргәндә җитди авырлыкларга тап була. Русия банкының былтыр февральдә туңдырылган акчаларын конфискацияләү бу проблемны хәл итәргә булыша алыр иде, дип искәртә басма.

Шул ук вакытта The Washington Post әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Русия акчаларын Киевка ярдәм өчен куллану юлларын эзләү бюджет авырлыклары белән бәйле түгел.

Кремль бәяләмәсенә күрә, былтыр Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатыш илләрендәге төрле банк хисапларында 300 миллиард доллар тирәсе акча туңдырылган.

Русия банкы акчаларын туңдыру - Русиягә кертелгән чикләүләр җыелмасында каралган иң беренче чараларның берсе иде.

Юристлар һәм башка белгечләр бу акчаларны тартып алу юридик проблемлар да тудырырга мөмкин, финанс системына да куркыныч тудыра дип берничә тапкыр әйтте. Шул ук вакытта Русия резервларының күп өлеше Европада һәм дөньяның башка илләрендә саклана, АКШта биш миллиард доллар тирәсе генә бар диелә.

  • Русия хакимиятләре ил мөлкәтен Украина өчен тартып алуны "караклык" дип бәяләячәкләрен әйткән иде.
  • Американың газет белән сөйләшкән түрәләре фикеренчә, туңдырылган акчаларны Украинага биреп булган очракта да, бу Вашингтонның Украинага ярдәмен алыштыра алмаячак. Чөнки бу акчаларның конфискацияләнеп Украинага барып җитүе өчен күп айлар кирәк булачак ди алар.
  • Шул ук вакытта АКШ Конгрессы әлегә Украинага 2024 елга ярдәм бүлеп бирүне хупламады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG