Human Rights Watch хокук яклау оешмасы 10 һәм 11 октябрьдә Газзә сызыгы белән Ливанга һөҗүм иткәндә Израил хәрбиләренең ак фосфор куллануын ачыклавын белдерде.
Оешма видеоларга һәм шаһитләр күрсәтмәләренә нигезләнеп шундый нәтиҗәгә килгән. Аерым алганда AFP агентлыгы Газзәдә фото төшергән, анда һавада ак сызыклар күренә.
Хокук саклаучылар фикеренчә, Газзәдә ак фосфор кулланулары сивил халык өчен куркынычны арттыра һәм халыкара һуманитар хокук таләпләрен бозу булып тора.
Ак фосфор кислород белән йогынтыга кергәч янып китә һәм куе ак төтен барлыкка китерә. Кайчакта бу маддәне хәрбиләр җирләрне билгеләү өчен куллана, тик ул көчле пешүләр китереп чыгарырга мөмкин, аны кешеләр җыелган урында куллану бик куркыныч булырга мөмкин.
Халыкара хокук ак фосфорны тыймый, әмма кешегә зарарлы йогынтысы булган өчен, аны кулланганда катгый кагыйдәләр үтәлергә тиеш.
Израил хәрбиләре Reuters агентлыгына "хәзерге вакытта Газзә сызыгында ак фосфорлы корал куллану турында безгә билгеле түгел" дип белдергән.
Израилнең Русиядәге илчесе Александр Бен Цви израил гаскәренең фосфор бомбалары куллануын кире каккан иде. "Бу дөрес түгел. Бүген бөтен әйбер социаль челтәрләрдә, һәркемнең телефоны бар, бу ахмаклык кына", диде дипломат ТАСС-ка.
- 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
- Азатлык ХӘМӘСтән иң зур зыян күргән Сдерот шәһәрендә яшәүче башкорт халкы вәкиле белән сөйләште. "Шәһәрдә хәл катлаулы. Ике яктан да атышлар дәвам итә. Бик күп кеше үлде", дип сөйләде ул.
- Израилнең Газзәдәге объектларга һавадан һөҗүме 12 октябрьдә дәвам итте. Фәләстин чыганаклары Газзә сызыгында 7 октябрьдән бирле 1500дән артык кешенең һәлак булуын җиткерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум