Бүген, 13 октябрь иртәсендә, Башкортстанның Ишембай районы Петровский авылы уртасында хатын-кызга аю һөҗүм иткән. Бу хакта Mkset җиткерә.
Һөҗүмнән соң хатын-кыз исән калган, әмма җәрәхәтләнгән диелә. Басмага Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, аны Ишембай район хастаханәсенә алып киткәннәр, медицина хезмәткәрләре хәлен авыр дип бәяли.
"Ул аюдан качып китә алды, тик җанвар аңа җәрәхәтләр салган: кулы сынган, аркасы тырналган", дип җиткергән шаһитләр.
"Башинформ" булган хәлләргә төгәллек кертеп, ана аюның ике баласы белән бергә килеп чыгуын һәм беренче һөҗүм итүен яза. "Күрәсең, җанвар үтеп баручы хатынны үзенең балалары өчен куркыныч тудыра дип уйлап һөҗүм иткәндер. Мәктәп укучысы да аю корбаны була язган. Янәшәдән үтеп барган ир машинасы тавышы белән аны куркыта алган һәм укучыны машинасына утырткан", дип яза агентлык.
Башкортстан экология министрлыгының аучы инспекторлары һөҗүм иткән ана аюны атып үтергән. Аю балаларын тотып алганнар, аларны вакытлыча "Ишембай аучылар һәм балыкчылар район-шәһәр җәмгыяте"нә тапшырмакчы булалар
- 2023 елда Башкортстанда яшәүчеләр аю килеп чыгуы турында коткаручыларга барлыгы 42 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Иң күп мөрәҗәгатьләр сентябрьдә булган, барлыгы 14 тапкыр хәбәр иткәннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум