Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ханты-Манси автоном бүлгесе губернаторын сугыш кирәкмәве турындагы сүзләре өчен полициягә әләкләгәннәр


Наталья Комарова
Наталья Комарова

Нижневартовскида яшәүчеләр белән очрашкан чакта аннан хәрбиләргә кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар бирелмәве турында сораганнар. Наталья Комарова бу сорауга җавап биргәндә "без бу сугышка әзерләнмәдек", "ул безгә кирәк түгел" дигән сүзләр әйткән. Губернатор өстеннән полициягә әләк язганнар.

Ханты-Манси автоном округы губернаторы Наталья Комарова Нижневартовскида яшәүчеләр белән очрашкан. Чарага килгән бер хатын-кыз төбәк башлыгыннан Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә ни өчен кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар бирелмәде дип сораган. Губернатор моңа җавап итеп "без бу сугышка әзерләнмәдек", "ул безгә кирәк түгел" дип белдергән.

"Сез миннән сорыйсызмы? Саклану министры түгел, ә губернатор булуымны белгән килешме? Әйдәгез башкачарак: мин сезнең гаризагызны карарга әзер, бу сорауга җавап бирү өчен без шулай эшлибез. Бу очракта без бу сугышка бөтен дөнья белән әзерләнмәгән идек. Ул безгә кирәкми. Дөньяны бөтенләй башкача корган идек, шуңа күрә хәл ителмәгән мәсьәләләр булачак билгеле", дигән ул.

Сибирь.Реалии язуынча, Төмәннең "Оберег" иҗтимагый контроль үзәге әгъзасы Юрий Рябцев Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев исеменә гариза язган һәм Ханты-Манси автоном бүлгесе губернаторын тикшерүне сораган. Аның фикеренчә, губернаторның әйткән сүзләре "Русия кораллы көчләрен дискредитацияли".

Наталья Комарова өстеннән язган гаризасының күчерелмәсен Рябцев "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә чыгарган һәм "Бишенче колоннадан "махсус хәрби операция" дошманнары җәза бирүне көтә", дип язган.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була, медиаларга сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG