Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызыл Октябрь" чыгарган кайбер тәм-томнар рәсми рәвештә хәләл дип табылды


"Кызыл Октябрь" фабрикасының 130 еллыгы бәйрәмендә. Мәскәү, 5 октябрь, 1997 ел. Архив фотосы
"Кызыл Октябрь" фабрикасының 130 еллыгы бәйрәмендә. Мәскәү, 5 октябрь, 1997 ел. Архив фотосы

Эшләнмәләрне җитештерү барышын да, әзер продукцияне дә "Русия сыйфат системы-Хәләл"  хезмәткәрләре һәм "илнең шәригать өлкәсендә алдынгы белгечләре" тикшергән. 

"Русия сыйфат системы-Хәләл" ("Роскачество — Халяль") сертификация оешмасы Русиядә беренче рәсми хәләл сертификат биргән. "Кызыл Октябрь" кондитер фабрикасының кайбер эшләнмәләре, әйтик "Аленка", "Грильяжные", "Козиначки с солью", "Птичье молоко" кәнфитләре, "Аленка" шоколады һәм "Бабаевский" кара әче шоколады хәләл дип табылган. Бу хакта "Новости" агентлыгына Русия сыйфат системының матбугат үзәгендә җиткергәннәр.

Эшләнмәләрне җитештерү барышын да, әзер продукцияне дә "Русия сыйфат системы-Хәләл" хезмәткәрләре һәм "илнең шәригать өлкәсендә алдынгы белгечләре" тикшергән. Аерым алганда хәләл кондитер эшләнмәләрендә желатин һәм кармин булмаска тиеш, дип искәртелә.

  • Күптән түгел Башкортстанда сатылган хәләл колбасаларда дуңгыз ДНКсы тапканнар иде. Республика Роспотребнадзоры хәбәрендә әйтелгәнчә, "Дары Урала", "Челны-мясо" һәм "Царицыно" оешмалары җитештергән казылыклар турында сүз бара. Югыйсә, колбасаларның капларына ат, сыер һәм тавык итеннән җитештерелде дип язылган булган. Роспотребнадзор җитештерүче оешмаларга кисәтү җибәргән диелә.
  • Күптән түгел Екатеринбурда сатыла торган "Вареная колбаса Мусульманская", тавык итеннән ясалган "Докторская" колбасаларында да дуңгыз ДНКсы табылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG