Казанның Совет районында урнашкан 171нче мәктәп җитәкчелеге укучыларга дәрескә яулык ябып килүне тыя. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итте.
Адвокат үзенә шушы мәктәпнең бишенче сыйныфында укучы кызның әти-әнисе юридик ярдәм сорап килүен әйтә. "Ата-аналар әйтүенчә, мәктәп мөдире Рания Галиәкбәрова Мәликәгә һәм яулык, озын сарафаннар кигән башка кызларга кисәтү ясый, аларга башка мәктәпкә китәргә тәкъдим итә", дип язды ул үзенең Telegram-каналында.
Адвокат мәктәп линейкасында төшерелгән видео чыгарды, анда мөдир Рания Галиәкбәрова "бөтен кеше дә безнең оешма нәрсә таләп итә, шуны кияргә тиеш", ди.
"Һәр сыйныфта мөселман кызларының шундый кием формалары барлыкка килде, алар белән башкача сөйләшү булачак. Тагын бер тапкыр әйтәм, безнең мәктәп Татарстан республикасында, бу Русия Федерациясе, нәрсә дип язган мәгариф турындагы канунда? "Дөньяви мәктәп" дигән, исегездә калсын - дөньяви мәктәп", дип сөйли мәктәп мөдире видеода.
"Коммерсантъ" язуынча, бу хәлләрдән соң Мәликәнең әнисе прокуратурага шикаять язган һәм кызының беренче сыйныфтан ук мәктәпкә яулыктан йөрүен искәрткән. "Безнең гаиләдә кызларны тыйнаклыкта тәрбияләү каралган. Яулык - Русия халыкларының традицион хатын-кыз киеме элементы", дигән ул шикаятендә. Әмма әнисе әйтүенчә, 2 октябрьдә мөдир Рания Галиәкбәрова Мәликәгә "мәктәптә яулык кияргә ярамый, сезнең кебекләр өчен махсус мәктәпләр бар" дигән.
"Мөдир аңа кычкырган, түбәнсеткән һәм мәктәпкә яулыктан, озын сарафаннан килүне тыюларын әйткән. Документларын алып мәктәптән китәргә кушкан", дип искәртә кызның әнисе.
Прокуратурага шикаятендә ана башка кызларга да яулыкларын салырга яки мәктәптән китәргә кушалар дигән.
"Коммерсантъ"ка Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә чынлап та шундый шикаять килүен раслаганнар, 30 көн эчендә прокуратура карар кабул итәчәк.
Басма мәктәп мөдире белән элемтәгә чыккан, әмма Рания Галиәкбәровадан җаваплар ала алмаган. Казан мәгариф идарәсендә дә әлегә 171нче мәктәптәге хәлләргә фикер белдермәгәннәр. Шулай да басманың Татарстан мәгариф системына якын чыганагы республикада "мондый очраклар күптән булмаган иде", дип искәрткән. Аның әйтүенчә, укучыларның киемен ата-аналар белән берлектә мәктәп үзе билгели, "гадәттә бу өсте ак, асты караңгы төстәге кием була. Тик мәктәпкә кергәндә беркемне дә яулыгын салырга мәҗбүр итмиләр", дигән ул.
Руслан Нәгыев исә "Коммерсантъ" белән әңгәмәсендә Татарстанда яулык бәйләп йөрүгә тыю юк дип белдергән. Моңа охшаш хәл соңгы тапкыр өч ел элек булган иде, ул чакта ата-аналар прокуратурага мөрәҗәгать итте, хәл ителде" дигән ул.
- Быел август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарган иде.
- Былтыр ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
- 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум