17 октябрь кичендә Хәмәс радикаль фәләстин төркеме контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы Израил гаскәре Газзә сызыгындагы хастаханәгә һавадан һөҗүм итте дип белдерде.
"Al Jazeera" телеканалы кимендә 500 кеше үлгән булырга мөмкин дип җиткерде.
Хәмәс үзенең Telegram-каналында кимендә 600 кеше һәлак булуын, 900дән артык кешенең яралануын язды. Хастаханәдә яралылар һәм авырулар гына түгел, атышлар аркасында өйләреннән китәргә мәҗбүр калганнар да булган диелде.
Үз чиратында Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Израил хастаханәгә һөҗүм булуы турындагы хәбәрне тикшерә дип белдерде. Соңрак Израил гаскәре күзләү мәгълүматларына сылтанып, хастаханәгә һөҗүм ясауга Фәләстиндәге "Ислам җиһады" төркеменең катнашы бар дип белдерде.
"Шартлау булган вакытта хастаханә тирәсеннән Израилгә таба дошман ракетларын аттырганнар. Бездә булган күзләү белешмәләренә күрә, уңышсыз очыртып җибәрелеп, хастаханәдә шартлаган ракетны "Ислам җиһады" аттырган", диелә ЦАХАЛ белдерүендә.
Кичә 20:14 сәгатьтә Хәмәс Израилнең Хайфа шәһәренә куәтле ракет очыртуы турында хәбәр чыгарды. Шул ук вакытта Хайфага ракет очып килүе теркәлмәгән. Газзә сызыгының үзәк өлешендә урнашкан Әл-Әхли хастаханәсендәге шартлау турында беренче хәбәрләр 20:23 сәгатьтә күренә башлады.
Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас өч көнлек матәм игълан итте. Ул Үрдүндәге саммитка да бармаячак, дип җиткерә ABC News телеканалы.
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху исә Газзә сызыгындагы хастаханәгә "вәхши террорчылар" һөҗүм итте дип белдерде. "Безнең балаларны рәхимсез рәвештә үтерүчеләр үз балаларын да үтерә", дип язды ул.
"Әл-Әхли" хастаханәсендәге шартлаудан соң, Якын Көнчыгыш һәм Төньк Африканың күпчелек илләрендә Фәләстин яклы халык чаралары узды. Әйтик Төркиядә, Иорданиядә, Туниста.
Газзәдәге хастаханәгә һөҗүмне Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус, Канада премьер-министры Джастин Трюдо, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Иордания патшасы Абдалла II, Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министрлыгы хөкем итеп чыкты.
Русия һәм Гарәп Әмирлекләре 18 октябрь көнне БМО иминлек шурасында ашыгыч утырыш уздыруны сорады.
- 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
- Азатлык ХӘМӘСтән иң зур зыян күргән Сдерот шәһәрендә яшәүче башкорт вәкиле белән сөйләште. "Шәһәрдә хәл катлаулы. Ике яктан да атышлар дәвам итә. Бик күп кеше үлде", дип сөйләде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум