Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биектауда яшәүче ирне террорчылыкны финанслауда гаепләп хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Янәсе ул радикаль ислам идеологиясе тарафдары булган һәм Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме һәм "Хәйят Тәхрир әш-Шәм" төркемнәре хисапларына 31 мең сумнан артык акча күчергән диелә.

Самардагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Төмәндә туган, Татарстанның Биектау районы Биектау бистәсендә яшәгән 32 яшьлек Динар Әхияретдиновны террорчылыкны финанслауда гаепләп хөкем иткән. Ирне былтыр апрельдә тоткарлаган булганнар. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып, "Бизнес Online" җиткерә.

Әхияретдинов радикаль ислам идеологиясе тарафдары булган һәм ИГИЛ (Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме-ред.) һәм "Хәйят Тәхрир әш-Шәм" төркеме (Русиядә террорчы дип табылды һәм тыелды) хисапларына акча җибәргән.

2021 елдан алып тоткарланганчыга кадәр ул 31 мең сумнан артык акча күчергән диелә. Мәхкәмәдә шаһитләр сөйләвенчә, янәсе Әхияретдинов "Сүриядә Башар Әсадка һәм Русия кораллы көчләренә каршы сугыша торган" террорчы оешмаларны хуплаучы блогерларга акчалар җибәрүен әйткән булган.

Мәхкәмә һәм тикшерү фаразынча, ул акчаларны кораллар һәм Сүриядә хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен кирәкле әйберләр сатып алуга җибәргән.

Әхияретдинов гаебен тулысынча таныган диелә. Мәхкәмә аны 13 елга ирегеннән мәхрүм иткән, өч елын ир төрмәдә утырачак, калган мөддәтен исә кырыс тәртипле колониядә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG