Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр Газзә качакларын кабул итүдән баш тартты


Мисыр президенты Әс-Сиси фикеренчә, качаклар белән бергә илгә радикаль исламчылар да үтеп керергә мөмкин. Ул качакларны Израилнең көньягына - Негев чүленә күчерергә тәкъдим итте. 

Бүген, 18 октябрьдә Мисыр президенты Абдел Фәттах әс-Сиси Мисыр Газзә сызыгыннын фәләстин качакларын кабул итмәячәк, дип рәсми белдерде. Бу белдерүен ул Германия канцлеры Олаф Шольц белән уртак матбугат очрашуында ясады.

Әс-Сиси фикеренчә, качаклар белән бергә илгә радикаль исламчылар да үтеп керергә мөмкин. Ул качакларны Израилнең көньягына - Негев чүленә күчерергә тәкъдим итте.

Ул шулай ук әгәр Мисыр Газзә сызыгыннан качаклар кабул итсә, миллионлаган мисырлы каршылык белдереп урамнарга чыгачак дип әйтте. Бу очракта Мисырның Синай ярымутравы "Израилгә һөҗүмнәр өчен яңа һәдәфкә" әйләнергә мөмкин, дип сагая әс-Сиси.

"Мисыр фәләстин мәсьәләсен төбәктәге башка илләр хисабына хәрби алымнар белән яки фәләстиннәрне үз җирләреннән мәҗбүри күчереп хәл итәргә тырышуны кире кага", дип белдерде президент.

Үз чиратында Олаф Шольц Газзәнең тыныч халкына һуманитар ярдәм күрсәтергә чакырды. "Фәләстиннәр - Хәмәс түгел һәм Хәмәснең фәләстиннәр исеменнән сөйләшергә хакы юк", дип искәртте ул.

  • 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Израил Газзә сызыгының тулысынча блокадада калуын игълан итте. Газзә сызыгы ике яклап Израил белән һәм бер яклап Мисыр белән чиктәш.
  • Израил саклану көчләре Газзә сызыгында яшәүчеләргә көньякка, Мисыр чигенә эвакуацияләнергә киңәш итте. Хәзерге вакытта анда кимендә 600 мең качак тупланган. Мисыр Газзә белән чиктәге Рафах үткәрү пунктын ачмый һәм хәтта башка ил паспортлары булган фәләстиннәргә дә чыгарга рөхсәт итми.
  • Шулай ук чик буе пункты ябык булу аркасында Газзәгә һуманитар ярдәм кәрваннары үтә алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG