Чаллы кешесе Дмитрий Слабковский "ВКонтакте"дагы төркемдә калдырган өч комментары өчен Русия армиясен кабат "дискредитацияләү"дә (Русия җинаять кодексының 280.3 маддәсенең 1 өлеше) гаепле дип табылган.
Слабковскийга каршы эш ачылуы турында апрельдә билгеле булды.
Тикшерү ягы фикеренчә, Слабковский, Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү нияте белән, "Фән һәм фактлар" төркемендә куәт оешмалары хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итәрлек берничә комментар калдырган. Аерым алганда "оккупацияләнгән җирләрдә бернинди референдумнар була алмый", "украиналылар үз йортларын һәм гаиләләрен яклый. Русияләр – агрессорлар һәм оккупантлар" дигән сүзләр булган диелә.
Гаепләү ягы ике шаһитны җәлеп иткән. Аңлатма текстына күрә, икесе дә "ВКонтакте" ны 2010 елдан бирле куллана һәм "Фән һәм фактлар" төркеменә язылган. Таныш булмаган Слабковский комментларын укыганнан соң икесендә дә "комментатор Русия хәрби көчләрен дискредитацияли һәм ул укучыларга йогынты ясарга, аларда аерым бер фикер формалаштырырга" мөмкин дигән уй барлыкка килгән". Шаһитларның берсе шулай ук "шаккаттым һәм бик нык гаҗәпләндем" дип сөйләгән.
Мәхкәмә утырышлары барышында Слабковский үзенең комментарлары белән интернеттагы бәхәстә Украинада нацистлар юклыгын, ә Русиянең чит ил җирләрен басып алуын аңлатырга теләвен белдергән, гаебен таныган һәм кылган гамәлләренә үкенүен өстәгән.
Мәхкәмә Слабковскийга 100 мең штраф билгеләгән.
Җинаять эше мәгълүматларына караганда, прокурор башта хөкем карарын шикаять иткән, әмма икенче көнне кире алган.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
- Азатлык Татарстанда һәм Башкортстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында да даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
- Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум