Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада укытучыларга хезмәт хакын арттыру өчен акча булмавын әйтәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең акчаларын арттыру өчен фәкыйрь төбәкләргә һәм муниципалитетларга "үз керемнәре һәм федераль бюджет дотацияләре җитмәскә мөмкин", дигән Русия думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Алексей Диденко.

Киләсе елда бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрүгә Русия төбәкләренең акчалары җитми. Моңа минималь хезмәт хакын (МРОТ) арттырулары һәм инфляция үсеше сәбәпче. 2024 елгы федераль бюджет өлгесенә Русия думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты ясаган йомгаклауда шулай диелгән. Бу хакта Forbes җиткерә.

Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең акчаларын арттыру өчен фәкыйрь төбәкләргә һәм муниципалитетларга "үз керемнәре һәм федераль бюджет дотацияләре җитмәскә мөмкин", дигән комитет рәисе Алексей Диденко.

Шуңа күрә депутатлар хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән, алар 2024 елда төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтү өчен акча җитәчәкме икәненә өстәмә төгәллек кертүне сорый.

Әлегә җавап килмәгән. Әмма 2024 елда Русия хөкүмәтенең төбәкләргә ярдәме нык кимиячәге инде билгеле. 2024 елда федерация бюджетыннан төбәкләр бюджетына китәсе акчалар 16 процентка, 2025 елда 13 процентка кимиячәк.

  • 2024 елда минималь хезмәт хакы өч мең сумга артачак һәм аена 19 242 сумны тәшкил итәчәк. Хөкүмәт исәпләвенчә, бу 5,8 миллион эшченең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирә.
  • Соңгы ике елда хезмәт хакларының аз булуына аеруча укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре зарлана.
  • Әйтик Росстатның 2019 елгы соңгы белешмәләренә күрә, Русиядә укытучыга сәгатенә уртача 227 сум түлиләр, бу исә ерак юлга йөк ташучыларга яки поезддагы юлчыларны озата баручыларга бирелә торган акчадан да әзрәк.
  • Татарстанның зур шәһәрләрендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр күпләп эштән китә башлавы турында хәбәр ителде. Чаллыда, Казанда һәм Алабугада бу проблем бик кискен тора. Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр саклану комплексы оешмаларына эшкә китә, чөнки анда хезмәт хакы берничә тапкырга күбрәк.
  • Шулай ук былтыр августта Башкортстанда да ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр түбән хезмәт хакларына зарланган иде. Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" дип атады, хезмәт хакларының 2016 елдан бирле артмавын әйтте. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG