Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Украина сугышына снайпер итеп җибәрү өчен хатын-кызларны җыя башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Борз" батальонында хатын-кызлардан ике отряд төземәкчеләр: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары. Әлеге батальон Русия саклану министрлыгына буйсына торган "Редут" хосусый хәрби ширкәтенеке. Тәҗрибәсе булмаганнарны да алалар, аларны бер ай эчендә өйрәтәбез дип ышандыралар.

Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы фронт сызыгына җибәрү өчен хатын-кызларны җыя башлаган. Бу хакта "Борз" батальонын мисалга китереп, "Важные истории" җиткерә.

Журналистлар хатын-кызларны батальонга кушылырга чакырган игъланнарны социаль челтәрләрдә тапкан.

Басма язуынча, хатын-кызларга ярты еллык контракт төзергә тәкъдим итәләр, хезмәт хакы аена 220 мең сумнан башлана. Яралансалар, аларга өч миллион сумга кадәр бирергә, ә һәлак булсалар, туганнарына биш миллион сум түләргә вәгъдә итәләр. Бу түләүләр ир-атларга тәкъдим ителә торган акчалардан аерылмый.

Шул ук вакытта контракт төзү өчен хәрби белгечлегең һәм тәҗрибәң булу мәҗбүри шарт түгел. Корал белән эш итү осталыгы булмаган намзәтләрне урында бер ай эчендә өйрәтергә сүз бирәләр.

Журналистлар "Борз"га сугышчылар җыючы "Веста" кушаматлы хатын белән аралашкан. Аның әйтүенчә, батальонда хатын-кызлардан ике отряд төземәкчеләр: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары. "Отрядның хәрби җитәкчесе буларак, минем бурычым - хатын-кызларның аш һәм бала өчен генә яратылмавын дәлилләү", дип белдергән ул.

Фетнәчел Донецкидан Юлия Шеремет һәм Уралдан Наталья Никонорова да "Борз"га язылып хәрби күнегүләр узуларын раслый.

Элегрәк күпсанлы журналист тикшеренүләре Украинадагы сугышта Русия хәрбиләренең югалтулары зур булуын күрсәтте. Сугышчылар яллау оешмалары аша "ихтыяри"ларны туплап, Русиядә мобилизацияне кичектерергә тырышалар дигән фаразлар бар.

  • "Борз" батальоны "Редут" хосусый хәрби ширкәтенә керә. Азатлык радиосының "Система" проекты тикшеренүеннән күренгәнчә, аның белән Русия саклану министрлыгы һәм Русия баш штабының баш идарәсе (Баш күзләү идарәсе) җитәкчелек итә. Күптән түгел журналистлар "Редут"ның берьюлы берничә отряды Русия колонияләреннән сугышка тоткыннар җыя башлавын хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG