Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Важные истории" Русия полигоннарында җәфалау "чокырлары" булуын сөйләде

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шундый чокырларны тикшеренүчеләр Оренбур өлкәсенең "Тоцкий" һәм Волгоград өлкәсенең "Прудбой" полигоннарында тапкан. Мәсәлән илнең иң яхшы полигоны дип санала торган "Прудбой"да хәрбиләрне анда ешрак эчкән өчен утыртканнар һәм көнгә бер тапкыр гына ризык китереп, бер атнага кадәр тотканнар диелә

"Важные истории" басмасы һәм Conflict Intelligence Team төркеме Оренбур өлкәсенең "Тоцкий" һәм Волгоград өлкәсенең "Прудбой" полигоннарында җәфалау урыннары табуын хәбәр итте. Бу полигоннарда Русия хәрбиләре Украинадагы сугышка киткәнче күнегүләр уза. Тәртип бозучыларга, шул исәптән фронтка барудан баш тартучыларга исәпләнгән җәфалау урыннары исә - җиргә казылган чокырлардан гыйбарәт, диелә. Тикшеренү уздыручылар бу сүзләрен иярченнән төшерелгән рәсемнәр белән раслый.

Быел бу ике полигонга да тикшерү белән Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килгән иде. Ә илнең иң яхшы полигоны дип санала торган "Прудбой"да саклану министры Сергей Шойгу булып китте.

Нәкъ менә алар килгән чакта полигонда булган хәрбиләр "Важные истории" белән Conflict Intelligence Team-га "чокырлар" турында сөйләгән дә.

Бу полгионнарда элегрәк мобилизацияләнгәннәр хәрби күнегүләр узган, ә хәзер ихтыярилар уза. "Прудбой"да булган һәм хәзер Русиядән киткән бер хәрби яңа китерелгәннәр өчен күнегүләрне исем өчен генә үткәрә иделәр, ә моңа канәгатьсезлек белдерүчеләрне "чокырларга" утырттылар дигән. Аның үзенә дә Украинадагы сугышка барырга теләмәве өчен сусыз һәм ризыксыз "чокырда" утырачаксың дип янаганнар. Ир әйтүенчә, хәрбиләрне анда ешрак эчкән өчен утыртканнар һәм көнгә бер тапкыр гына ризык китереп, бер атнага кадәр тотканнар.

2023 елның августында иярченнән төшерелгән рәсем элекке хәрбинең "ике чокыр бар иде" дигән сүзләрен раслый. Апрельдә төшерелгән фотода алар әле булмаган. Шул ук вакытта 25 ел элек шушындый бер чокырда бу полигонда 19 яшьлек "срочник" Алексей Рыбников үлгән булган дип искәртелә. Бу хакта Волгоградның "Материнское право" иҗтимагый оешмасы хәбәр иткән булган. Чокырга яка аслары пычрак һәм чәче җыйнаксыз булган ике солдатны утыртканнар, аларның берсе үлгән.

Тикшеренүчеләргә чокырга утырту турындагы янаулар булуын Тоцкий полигонында күнегүләр үткән ихтыяри да сөйләгән. Бу полигонның да иярченнән төшерелгән рәсемендә "чокырга" охшаш ике объект күренә.

Басма әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, Тоцкий полигонында яз көне ихтыярилардан яңа гаскәр төзелгән, шул ук вакытта ихтыяриларның күбесен элекке тоткыннар тәшкил иткән. Алар арасында тәртип бозулар, эчкечелек, наркотиклар куллану очраклары еш булган.

"Мондый контингент - быел апрель аенда актив рәвештә контрактчыларны җыюның җимешләре. Хәрби комиссариатларга үзләре килгән бөтен "ватанпәрвәрләр" күптән бетте, гаскәргә узган ел ук язылдылар. Хәзер монда акча эшләргә теләүчеләр генә бара. Һәм хәрби җитәкчелек дисциплинаны тотып тору өчен нәрсә эшләргә кирәген чынлап та белә", дип ышандыра CIT.

Бу - Русиянең үзендә "чокырлар" кулланулары турында беренче билгеле булган очраклар, дип искәртә "Важные истории". Элегрәк мондый тәҗрибәне фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда кулландылар. Аерым алганда үзләрен чокырга утыртуларына фронтка килгән мобилизацияләнгәннәр зарланды.

Басма Үзәк һәм Көньяк хәрби бүлгеләренең һәм Русия саклану министрлыгының матбугат хезмәтләренә сораулар язып җибәргән, әлегә җаваплар килмәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG