Башкортстанның Әлшәй һәм Дәүлекан районы хәрби комиссары Вадим Яболонский хәрби комиссариатка сәламәтлеге белән проблемнары булуы турында әйтергә килгән егеткә Израилгә яки Төркиягә күченергә, яисә җенесен алыштырып хатын-кыз булырга киңәш иткән. Аның бу сүзләре яздырылган аудиоязманы "Пруфы" басмасы чыгарды.
"Берәүнең дә теләге юк, әмма ватанны ничектер якларга кирәк. Җыенып башка җиргә китергә кирәк- башка ватаның кайда, кайда рәхәт. Төркиягә, Казакъстанга, Израилгә. Сез бит каядыр авылда укыгансыз, мәктәпне бетергәнсез. Шундый яхшы мәктәп. Үзеңне үзгәртеп, хатын-кыз булырга иде", дип белдерә язмадагы тавыш. Басма моны Яболонскийның тавышы дип яза.
Егет исә элек инвалид булуын сөйләгән. Инвалидлыгын алганнар, тик йөрәге белән бәйле проблемнары әле дә калган. Хәзерге вакытта ул кардиоүзәктә ята диелә.
"Пруфы" Әлшәй һәм Дәүлекан районнары хәрби комиссариатына шалтыратып, егеткә ни өчен чит илгә китүне һәм җенесен алыштыруны тәкъдим итүләрен белешкән. Басма белән сөйләшкән кеше Вадим Яболонский булган дип фаразлана.
"Ә ул сезгә хезмәт итәсем килми дип әйтмәдеме? Аның диагнозы юк. Табиблар тулысынча тикшергән. Ул егетнең үз-үзенә диагноз куяр өчен бернинди медицина белеме дә юк. Шуңа мин аңа "алайса кыз бул, алар гаскәргә бармый" дип әйттем, дигән ул.
- 1 октябрьдән Русия гаскәренә көзге чакырылыш башланды. Шул исәптән былтыр Украинадан аннексияләнгән дүрт төбәктә: Луһански, Донецки "республикалары"ның, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең баскынлыктагы өлешләрендә дә.
- Русия баш штабы вәкиле Владимир Цимлянский әйтүенчә, мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларны җыелу пунктларыннан 16 октябрьдә җибәрә башлаячаклар, гаскәрдә хезмәт итү вакыты элеккечә 12 ай кала. Ул "срочник"ларны сугышка яки Луһански, Лонецки, Херсон, Запорожье өлкәләрендә урнашкан пунктларга җибәрмибез дип ышандыра.
- Язгы чакырылыш башлангач, апрель аенда Уфада 150ләп ир-егет җитди сәбәпләре булмаса да, чакырылыш комиссияләренә килмәгән дип хәбәр ителгән иде.
- Быел җәй Башкортстан Корылтае депутатлары беренче укылышта карауга кертү өчен яңа канун өлгесе әзерләгән иде. Ул повестка алганнан соң хәрби комиссариатка килмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын вакытлыча гамәлдән чыгарып торырга тәкъдим итә. Әгәр кеше повестка алганнан соң 20 көн эчендә чакырылыш комиссиясенә килмәсә, аның машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарылып торачак, ә Русиядә машина белән хәрәкәт итүе чикләнәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум