Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владлен Татарский үлеме турында пост язган Ольга Мисикка террорчылыкны аклау турында эш ачканнар


Ольга Мисик протест чарасы вакытында полиция хезмәткәрләре алдында Русия Конституциясен укый, Мәскәү, 27 июль 2019
Ольга Мисик протест чарасы вакытында полиция хезмәткәрләре алдында Русия Конституциясен укый, Мәскәү, 27 июль 2019

"Фашистны үтерү - нормаль кешеләрнең гомерләрен саклап калуга тигез. Үтерүче гомеренең  кыйммәте гади кешенең гомере кыйммәтенә беркайчан да тигез булмаячак", дип белдергән булган ул.

Блогер-пропагандист Владлен Татарскийның үлеме турында язган фикерләре өчен "Конституция тоткан кыз" Ольга Мисикка террорчылыкны аклау турында эш ачканнар. Бу хакта "Осторожно Новости" җиткерә.

Үзенең постында ул Татарскийны "адәм актыгы" һәм "җинаятьче" дип атаган һәм Петербурдагы кафеда булган шартлауда бердәнбер корбан - ул Дарья Трепова дип белдергән. (Трепова Татарскийга бюст бүләк иткән иде, сын шартлады, шул сәбәпле кызны һөҗүмдә гаепләделәр- ред).

"Фашистны үтерү - нормаль кешеләрнең гомерләрен саклап калуга тигез. Үтерүче гомеренең кыйммәте гади кешенең гомере кыйммәтенә беркайчан да тигез булмаячак", дип белдергән булган Ольга Мисик.

"ОВД-Инфо" хәбәренчә, бүген 26 октябрь иртәсендә активистның әтисе яшәгән йортта тентү уздырганнар. Ольга Мисик үзе Русиядә түгел.

Мисик – сәяси оппозиция активисты, 2019 елда протест акциясендә куәт хезмәткәрләре каршында Русия Конституциясен кычкырып укыганнан соң танылган студент. Ольгага ул вакытта 17 яшь иде.

2021 елның маенда Мисик "федераль әһәмияткә ия будка турындагы" эштә гаепле дип табылды. 2020 елда активистлар "Новое величие" эше нигезендә гаепләнүчеләрне яклау чарасында Мәскәүдә Баш прокуратура бинасы янындагы будкага буяу агызган һәм плакат ябыштырган иде. Халык телендә бу эшне "федераль дәрәҗәдәге будка" эше дип атап йөрттеләр. Мәхкәмә кызның иреген ике елга чикләде.

Хөкем карарыннан соң Мисик Русиядән китте, узган елның ноябрендә аны федераль эзләүгә бирделәр.

  • 2021 елда Ольга Мисик Азатлык оештырган ел шәхесен сайлауда икенче урын алды. 280 укучыбыз аңа тавышын биргән иде.
  • Мисик җанисәптә татар булып язылачагын белдергән иде. Активист кыз твиттерда "Мин җанисәптә татар милләтен һәм татар телен күрсәтәчәкмен, чөнки мине һәрвакыт милләтемнән оялырга мәҗбүр иттеләр: мәктәптә – сыйныфташлар, балалар лагерында – яшьтәшләр яки федераль каналларда пропагандистлар" дип язып чыкты.
  • Владлен Татарский 3 апрель һәлак булды. Петербурның Street Food Bar № 1 кафесында аның иҗат кичәсе узган вакытта аңа бүләк ителгән бюст шартлау нәтиҗәсендә үлде. Икенче көнгә үк Дарья Трепова кулга алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG