2023 елның беренче ун аенда Русия дәүләт ширкәтләре һәм оешмалары пилотсыз очкычлардан саклану өчен кимендә 1,06 миллиард сум тоткан дип җиткерә дәүләт өчен сатып алулар сайтындагы белешмәләргә таянып "Агентство".
Дроннардан саклануга иң күп акчаны Смоленски атом электростанциясе биргән. Ул Украина белән чиктән 200 чакрымда урнашкан. "Росатом"ның бүлек оешмасы аны пилотсыз очкычлардан яклауга 348,7 млн сум бүлеп биргән. Әлеге эшләрне 2023 елның 8 декабренә кадәр тәмамламакчылар.
Икенче урында - "Мосводоканал" (336,5 миллион сум), өченчедә - "Россети Московский регион" ширкәте (228,3 миллион сум).
"Агентство" искәртүенчә, дроннан саклану комплексларын Владивосток, Көньяк-Сахалин һава аланнары һәм Мәскәүнең Шереметьево һава аланы, "Петергоф" музей-тыюлыгы, Коми, Мордовия Ханты-Манси автоном бүлгесе, Тверь һәм Владимир өлкәләре хакимиятләре дә сатып алган.
Шул рәвешле 2023 ел эчендә Русия ширкәтләре дроннардан саклануга узган ел белән чагыштырганда алты тапкыр күбрәк акча тоткан. Былтыр моңа 167 миллион сум киткән. Ә сугышка кадәрге чор - 2021 ел белән чагыштырганда 49 тапкырга күбрәк акча чыккан. Ул елны дроннардан саклануга 21,5 миллион гына тотканнар.
- Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "Махсус хәрби операция" дип атый.
- Ким дигәндә 2022 елның июненнән бирле Украина кораллы көчләре Русия җирләрендәге объектларга һөҗүм итә башлады.
- 2023 елның мартында Думаның саклану комитеты башлыгы Андрей Картополов Русия ширкәтләренә мөстәкыйль рәвештә сатып алып, үз объектларына пилотсыз очкычлар белән көрәш чаралары урнаштырырга киңәш итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум