Кайнар хәбәр

БМО Газзә сызыгында сугышны туктату турында резолюция кабул итте, Израил документы тәнкыйтьләде

БМО Гомум җыенында тавыш бирү нәтиҗәләре
БМО Гомум җыенында тавыш бирү нәтиҗәләре

Гарәп илләре исеменнән Иордания тәкъдим иткән резолюция текстында кичекмәстән тынычлык урнаштырырга, БМОның Якын Көнчыгыштагы агентлыгына фәләстин качакларына ярдәм итүнең имин юлларын ачарга чакырыла.

Җомга көнне БМО Гомум җыены Израил һәм ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме арасында сугышны туктату турында 22 гарәп дәүләте әзерләгән резолюциясен хуплады.

Документны 120 ил хуплаган, алар арасында Кытай һәм Русия дә бар. 14 ил, шул исәптән, Израил, АКШ, Австрия, Хорватия, Чехия, Гватемала, Маҗарстан каршы чыккан. Тагын 45 ил тавыш бирүдән тоткарланып калган.

Гарәп илләре исеменнән Иордания тәкъдим иткән резолюция текстында кичекмәстән тынычлык урнаштырырга, БМОның Якын Көнчыгыштагы агентлыгына фәләстин качакларына ярдәм итүнең имин юлларын ачарга чакырыла.

Израил БМОны һәм ул кабул иткән резолюцияне тәнкыйтьләде. Дәүләтнең БМОдагы вәкиле Гилад Эрдан БМОның бер тамчы легитимлыгы да калмады дип белдерде. Аның сүзләренчә, ХӘМӘС белән бернинди дә сөйләшүләр булырга тиеш түгел, Израил радикал төркемнең янә явызлыклар кылуына юл куймаячак, кул кушырып утырмаячак.

Резолюциянең юридик көче юк, әмма бу БМОның ХӘМӘС һәм Израил арасындагы бәрелешләргә беренче җавабы. Элегрәк БМОның Иминлек Шурасы дүрт тапкыр бер фикергә килә алмады.

Шимбәгә каршы төндә Израил коры җир көчләре һәм авиациясе Газзә секторына һөҗүмен көчәйтте. Шул ук вакытта Израилнең Саклану көчләре рәсми вәкиле Питер Лернер ABC News-ка интервьюда моны коры җир операциясе дип атап булмый диде.

Израил бомбаларыннан соң Газзәдә интернет һәм телефон элемтәсе югалган, җирле халык мәгълүмати блокадада дип яза Associated Press.
  • 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Моңа җавап итеп ЦАХАЛ Израил армиясе Газзәне утка тота.
​
XS
SM
MD
LG