Accessibility links

Чаллы хакимиятләре янгыннан соң Kamarooms кунакханәсен төзекләндерергә булышачак


Чаллы кунакханәсендә янгын 28 октябрьдә чыкты, 72 кешене эвакуацияләделәр. Чаллы мэры сүзләренчә, янгында берничә бүлмә тулысынча янган. Шул ук вакытта кунакханәнең зур өлешенә зыян килмәгән. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Kamarooms кунакханәсе хуҗаларына ярдәм итәргә ниятләүләрен белдергән. Бу хакта ул бүген 30 октябрьдә, "эшлекле дүшәмбе"дә әйткән, дип яза "Реальное время".

"Кичә бинаны караган идек, кыска вакыт эчендә аны эшләрлек хәлгә китерергә була. Шөкер, бу гадәттән тыш хәлдә кешеләр җәрәхәтләнмәде, бу иң мөһиме. Калганын төзәтеп, торгызып була", дигән ул.

Чаллы мэры сүзләренчә, янгында берничә бүлмә тулысынча янган. Шул ук вакытта кунакханәнең зур өлешенә зыян килмәгән.

  • Чаллының Kamarooms кунакханәсендә янгын 28 октябрьдә, иртәнге 9:40 сәгатьтә чыккан иде.
  • Бинадан 72 кешене эвакуацияләделәр. Өч кунакның төтеннән агуланы әйтелде. Сәгать 11:05тә янгынны сүндерделәр.
  • Kamarooms Business Hotel & Spa - 4 йолдызлы 108 бүлмәле кунакханә. Ул 2014 елда ачылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG