Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда уҗым чәчүлекләренең 20 проценты начар хәлдә дип бәяләнә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр фикеренчә, моңа туфракта дым җитмәү сәбәпче.

"Россельхозцентр"ның Татарстандагы бүлекчәсе белгечләре бер атна эчендә республикада 8,4 мең һектар мәйданда уҗым чәчүлекләрен тикшергән һәм проблемнар барлыгын ачыклаган. Бу хакта "Реальное время" җиткерә.

Оешманың 25 октябрьгә булган белешмәләренә күрә, 193,85 мең һектардагы уҗым чәчүлекләренең торышы яхшы дип бәяләнә (35 процент), 157,67 мең һектарда (29 процент) - канәгатьләндерерлек дип, 101,44 мең һектарда (19 процент) - начар ягъни сирәк тишелгән дип бәяләнгән. 94,04 мң һектарда (17 процент) орлыклар бөтенләй шытып чыкмаган.

Белгечләр фикеренчә, моңа туфракта дым җитмәү сәбәпче. Белгечләр хисабыннан күренгәнчә, Балтач районында уҗым чәчүлекләренең 76 проценты начар хәлдә, Чистайда - 59 проценты, Әтнә һәм Мамадыш районнарында - 49, Югары Осланда 43 проценты.

  • Быелгы урып-җыю кампаниясендә Татарстанда, узган елга караганда, уңыш күләме якынча 30 % кимегән. Бу хакта 5 сентябрьдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
  • Министр аңлатканча, уңышның кимүе һава торышына бәйле. Май аенда республиканың көнчыгыш өлешендә һава температурасы 12 градуска төште. Шулай ук корылык һәм яңгырларның аз явуы да йогынты ясаган. Татарстанда туфрак дымлылыгы нормадан 48 процентны гына тәшкил иткән.
  • Июльдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде, чөнки башта кыраулар булды, аннары коры җил һәм корылык чәчүлекләрдәге игеннәрнең үлеменә китерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG