Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзә сызыгындагы Җабалия качаклар лагеренә һөҗүм итүен раслады


Газзәнең төньягындагы Җабалия лагерендә дистәләгән кеше һөҗүмнәр корбаны булды. 31 октябрь 2023 ел
Газзәнең төньягындагы Җабалия лагерендә дистәләгән кеше һөҗүмнәр корбаны булды. 31 октябрь 2023 ел

Сишәмбе кичендә Газзәнең төньягындагы качаклар лагерендә шартлау булды. "Израил һөҗүме фаҗигаи нәтиҗәләргә китерде. Күп кешеләр аның корбаны булды", дип яза шаһитләргә һәм табибларга таянып CNN. Израил исә һөҗүмнең максаты - Хәмәс радикаль төркеменең югары дәрәҗәле хәрби җитәкчесе иде дип ышандыра.

Кичә, 31 октябрь кичендә Газзә сызыгының төньягында урнашкан качаклар лагере - Җабалиядә көчле шартлау булды. Аның күпсанлы корбаннарга китерүе хәбәр ителә. Израил хәрбиләре бу урынга һөҗүм итүләрен раслады һәм һөҗүмнең максаты - Хәмәс радикаль төркеменең югары дәрәҗәле хәрби җитәкчесе иде дип ышандырды.

Газзә сызыгының Хәмәс контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы дистәләгән тыныч кеше (якынча 50 кеше диелә) корбан булды, 150ләп кеше җәрәхәтләнде дип хәбәр итте. Фәләстин ягы шартлауга Израилнең һавадан һөҗүм итүе сәбәпче булды, дип ышандыра, дип җиткерә ВВС.

Reuters агентлыгы чыгарган фотоларда лагерьдә шактый җимереклекләр барлыгы, кешеләрнең хәрабәләр астыннан исән калучыларны эзләве күренә.

AFP агентлыгы хәбәрчесе дә Җабалиядәге шартлау урынында булган. Агентлык анда төшерелгән фотоларда җимерелгән бина астыннан чыгарылган кимендә 47 кешенең җәсәде күренә дип хәбәр итте.

"Израил һөҗүме фаҗигаи нәтиҗәләргә китерде. Күп кешеләр аның корбаны булды", дип яза шаһитләргә һәм табибларга таянып CNN. Басма һөҗүмнең һәдәфе - Хәмәс отряды командиры булуын искәртә.

Израил гаскәре вәкиле Даниэль Хагари Газзәдәге Җабалия качаклар лагерына Израил хәрби очкычлары һөҗүм итүен раслады. Нәтиҗәдә Хәмәснең "Үзәк Җабалия" батальоны хәрби җитәкчесе үтерелгән.

Хагари дошманга көчле һөҗүм ясалды, ул террорчыларга һәм аларның инфраструктурасына каршы юнәлтелгән иде дип искәртә. Израил гаскәре вәкиле сүзләренчә, һөҗүм нәтиҗәсендә "күп санда террорчылар" үтерелгән, ә "террорның җир асты инфраструктурасы" җимерелгән.

  • Израил хәрби җитәкчелеге Газзә сызыгының төньяк өлешендәге сивил халыкны берничә тапкыр көньякка китәргә чакырды.
  • 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
  • Израил Газзә сызыгының тулысынча блокадада калуын игълан итте. Газзә сызыгы ике яклап Израил белән һәм бер яклап Мисыр белән чиктәш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG