Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты һәр ике көн саен сугышка 122ләп кешене җибәрә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Азатлык хисабына күрә Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 638 кеше һәлак булган.

Казанда Украинадагы сугышта катнашу өчен Русия кораллы көчләре белән контракт төзүче кешеләр саны арткан. Бу хакта Казанның контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәфиуллин әйтте, дип җиткерә "Реальное время".

"Элек безгә мөрәҗәгать итүчеләр, без җибәрүчеләр һәр тәүлек 30-40 кеше иде, ә хәзер һәр ике көн саен 107дән алып 122кешегә кадәр автобуслар белән озатабыз", дип белдергән ул.

Шул ук вакытта Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән чит ил ватандашлары саны сизелерлек арткан. Алар күбесенчә Кубадан булучылар һәм Якын Көнчыгыштан килгән гарәпләр. Сәфиуллин сүзләренчә, алар моны Русия ватандашлыгы алу һәм югары хезмәт хакына кызыгып эшли.

Урынбасар Казанда контракт төзүчеләрнең яше кимүен дә әйткән.

"Элек без контракт белән хезмәт итүче хәрби - 30-40 яшьтән өлкәнрәк дип әйтә идек, хәзер исә мәҗбүри хәрби хезмәттә булган яки гаскәрдә бөтенләй булмаган яшь егетләр дә бар", дигән ул.

  • Күптән түгел Татарстанда контрактчылар өчен яңа түләү билгеләнде - ул 305 мең сумны тәшкил итә. Бу яңа түләүне дә исәпкә алганда, хәзерге вакытта Казаннан контракт белән китүчеләргә 905 мең сумга кадәр түләүләре бар.
  • 3 октябрьдә саклану министры Сергей Шойгу мобилизация булмаячак, дип белдерде. Аның әйтүенчә, 2023 елда 335 мең кеше контракт төзегән. Хәрбиләрне контракт нигезендә туплау дәвам итә, Русия хакимиятләре ирләр Украинадагы сугышка барсыннар өчен аларны кызыктыруга бөтен көчен куя.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 638, Башкортстаннан кимендә 1001 кеше һәлак булган.
  • һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.
  • Русия хакимиятләре 2024 ел өчен дәүләт бюджеты өлгесенә Украинада үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә түләү өчен дип акча салган вакытта якынча 100 мең һәлак булучыны күз уңында тоткан. Моны 2024-2026 елларга каралган федераль бюджет өлгесен өйрәнеп "Можем объяснить" басмасы исәпләп чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG