Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вагнер" Русия шәһәрләрендә кабат сугышчылар җыя башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Пермьдәге вәкиле әйтүенчә, хәзер төркем Росгвардиянең бүлекчәсе булып тора, ә аның белән "Вагнер"га нигез салган Евгений Пригожинның улы һәм аның бердәнбер варисы Павел Пригожин җитәкчелек итә.

"Вагнер" төркеме Пермьдә һәм Новосибирскида кабат сугышчылар җыя башлаган. Бу хакта 59.ru һәм Ngs.ru басмалары җиткерә.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Пермьдәге вәкиле әйтүенчә, хәзер төркем Росгвардиянең бүлекчәсе булып тора, ә аның белән "Вагнер"га нигез салган Евгений Пригожинның улы һәм аның бердәнбер варисы Павел Пригожин җитәкчелек итә.

"Хәрби тәҗрибәсе булган, шул исәптән элек хосусый хәрби ширкәткә кергәннәрне җыябыз", дип сөйләгән 59.ru әңгәмдәшчесе. Аның әйтүенчә, ялланучыларга кайда хезмәт итүләренә карап, 80 мең сумнан 240 мең сумга кадәр түләячәкләр. Контракт вакыты алты айдан башлана.

"Вагнер"ның Новосибирскидагы офисы вәкиле Ngs.ru-га бүген, 1 ноябрьдә әйтүенчә, сугышчылар җыю ике-өч көн элек башланган. "Әлегә хөкем ителгәннәрне, авыруларны алмыйбыз", дигән ул.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең кабат сугышчылар җыя башлаячагы турындагы беренче хәбәрләр 27-28 октябрьдә хәрби ширкәт белән бәйле Telegram-каналларда һәм "Вагнер" сугышчыларының туганнары утыра торган чатларда таралды.

"Важные истории", Украинадагы сугышта булмаган, гаскәрдә хезмәт итмәгән кешеләрне, шулай ук ВИЧ һәм һепатит белән авыручыларны җыя башлауларын язды. "Вагнер" белән бәйле телеграм-каналларда хәрби төркемгә Пригожин фетнәсеннән соң Русия саклану министрлыгына күчкән элекке сугышчыларны алмаячакларын искәртәләр.

"Вагнер" вәкиле "Важные истории"га "Росгвардия белән рәсми килешүе булган бердәнбер отрядны тәкъдим итүе" турында әйткән. Басма мәгълүматынча, яллы сугышчыларны Росгвардиягә күчерү турындагы сөйләшүләрне Павел Пригожин һәм "Вагнер" хәрби җитәкчесе Антон (Лотос) Елизаров алып барган.

  • 2022 елның язында Русия хәрбиләре Украинадагы сугышта берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде.
  • Төрле бәяләмәләргә күрә, "Вагнер" белән сугышка 50-70 мең тоткын киткән. Июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең ул чактагы җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдергән иде.
  • Быел февральдә Пригожин шәхси хәрби кампания Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка алуны туктатты, дип белдерде. Колонияләрдән сугышка кешеләрне Русия саклану министрлыгы исеменнән җыя башлаулары хәбәр ителде.
  • Июль ахырында "Важные истории" "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчелеге үзләренә ялланган барлык элекке тоткыннарны өйләренә кайтарып җибәрергә булган, дип җиткерде. Басма мәгълүматынча, хәзерге вакытта бу тоткыннарның күбесе үзләрен аклауны көтеп Анапа кунакханәләрендә яшәгән. "Контрактлары беткәнчегә кадәр дип, бөтенесен Анапага чыгардылар, бер көнгә дә иртәрәк җибәрмәячәкләр", диелде. Элекке тоткыннарның туганнары аларның кунакханәдә кәеф-сафа корып йөрүен сөйләде.
  • Августта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкиле ширкәткә ялланган сугышчыларга башка эш табарга тәкъдим итте, чөнки төркем Украинадагы сугышта башка катнаша алмый, Африкада һәм Якын Көнчыгышта исә саклану министрлыгы белән Росгвардия көндәшлеге зур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG