Татарстанда яшәүче үсмер муенын көчле итеп көзән җыеруга зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән, әмма аны хастаханәгә салмаганнар. Икенче көнне ул үлгән. Бу хакта Baza Telegram-каналы җиткерә.
16 яшьлек егет Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендә яшәгән һәм күптән неврологта исәптә торган. Анда кан тамырлары дистониясе һәм берничә хроник авыру булган. Үсмер башы, муены һәм эче авыртуга зарланып табибларга еш мөрәҗәгать иткән, дип яза канал.
Baza мәгълүматынча, соңгы тапкыр ул 27 октябрь көнне Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсенә (ДРКБ) килгән. Ике тапкыр — төнлә һәм көндез табибларга муенын көзән җыеруын әйткән. Табиблар аны тикшергән әмма хастаханәгә салырга кирәк дип тапмаган. Икенче көнне егет өендә үле килеш табылган диелә.
"Бизнес Online" язуынча, Росздравнадзорның Татарстандагы оешмасы һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан тикшерү башлаган.
Татарстанның яңа прокуроры Альберт Суяргулов баланың үлеме сәбәпләрен ачыклауны аерым күзәтүгә алырга кушкан.
Әлегә булган хәлләргә ДРКБ аңлатма бирмәде.
- Моннан берничә ел элек Балтач районында яшәүче Гөлшат Биктимерова табибларның белемсезлеге, үз эшләренә җавапсыз каравы сәбәпле улым үлде, дип белдергән иде.
- Татарстанда хяшәүчеләргә вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәвенә башка мисаллар да булды. Әйтик 2015 елның 11 декабрь көнне Тукай районында яшәүче Мисбах Сәхәбетдинов хастаханә ишеге төбендә үзе ясаган коралдан табиб Андрей Железновка атты. 2010 елның җәендә Сәхәбетдинов бармагын авырттыргач Чаллының ЗЯБ бистәсендәге 4нче санлы хастаханәгә килә. Табиб бүлмәсендә Железнов аннан түбәтәен салуны таләп итә. Пенсионер баш тартканга табиб ярдәм күрсәтми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум